7 май көнне Игенчеләр сараенда Бөек Җиңүнең 68 еллыгы алдыннан Бөек Ватан сугышы ветераннарын һәм тыл хезмәтчәннәрен котладылар.
8 майга алынган мәгълүматлар буенча Татарстанда чәчү эшләре 894,6 мең га мәйданда башкарылган, бу фаразланганның 49 % тәшкил итә.
7 май көнне Сарман районында үсемлекләрне тәрбияләү, аларны тукландыру һәм саклау чаралары кулланып, икътисади нигезләнгән уңыш алу мәсьәләләренә багышланган республика зона семинар-киңәшмәсе булды.
Нурлат муниципаль районында бөркегечләр смотр-парады үтте.
Бүген ТР Президенты Рөстәм Миңнеханов ТР Югары Ослан, Кайбыч һәм Яшел Үзән районнарында булды. Эшлекле сәфәрнең максаты – язгы кыр эшләренең барышы белән танышу. Аны ТР Премьер-министр урынбасары – ТР авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры Марат Әхмәтов озатып йөрде.
Республика хуҗалыкларында язгы кыр эшләренең иң кызган чагы.
Бүген ТР Президенты Рөстәм Миңнеханов ТР Биектау, Әтнә һәм Арча районнарында булды. Эшлекле сәфәрнең максаты – язгы кыр эшләренең барышы белән танышу. Аны ТР Премьер-министр урынбасары – ТР авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры Марат Әхмәтов озатып йөрде.
Татарстанда мәйданнарның 44 % язгы культуралар чәчелгән. Арпа, бодай, борчак, шикәр чөгендере һәм рапс 803,4 мең га алып тора.
Татарстанда үткән тәүлектә 3064,6 т сөт савып алынган. Гомуми савым күләме буенча Балтач районы беренче урында.
Бүген Казанда ТР агросәнәгать комплексы эшчеләре өчен уңыш үстерү һәм аны саклау буенча укулар башланды.