Татарстанда үткән тәүлектә 3064,6 т сөт савып алынган. Гомуми савым күләме буенча Балтач районы беренче урында. Биредә тәүлегенә 162,3 т продукция алган. Шулай ук Әтнә районында сөтнең тулай күләме 128,3 т җиткән, Саба районында - 117,5 т, Кукмарада - 142,4 т, ә Актаныш районы сөтчелек комплексларында 136,5 т сөт савган.
6 майда алынган оператив мәгълүматлар буенча, терлекчеләр бер сыердан тәүлегенә уртача 12,6 кг сөт алалар. Беренче урында баручы Әтнә районында савым бер сыерга 19,5 кг туры килә. Саба районында уртача савым 17,7 кг тәшкил итә, Балтачта – 17,4 кг.
Тулырак мәгълүмат белән биредә таныша аласыз.