Татарстанда мәйданнарның 44 % язгы культуралар чәчелгән. Арпа, бодай, борчак, шикәр чөгендере һәм рапс 803,4 мең га алып тора.
ТРның Апас һәм Буа районы игенчеләре язгы чәчүгә дип билгеләнгән мәйданнарның 73 % язгы культураларны чәчкән. Кайбыч районында – 67 %, Чүпрәле районында – 62 %, Кама Тамагында – 60 %, Зәй районында – 59 %.
Шикәр чөгендере – 25,1 мең га мәйданда (планның 46%) җир куенына кергән. Рапс– 15,1 мең га (12%), арпа – 335,4 мең га (83%), бодай – 176,4 мең га (34%), борчак - 42,3 мең га (65%) чәчелгән.
Апас муниципаль районында сабан культуралары өчен каралган мәйданның 73 % да эш башкарылган. Биредә арпа – 8,7 мең га, бодай – 8,6 мең га, борчак – 1,0 мең га, шикәр чөгендере – 1, 7 мең да чәчелгән.
Дым каплату 3157,1 мең га мәйданда башкарылган, бу планның 97% .