Татарстан Президенты ТР Биектау, Әтнә һәм Арча районнарында чәчү эшләре барышы белән танышты

2013 елның 6 мае, дүшәмбе

Бүген ТР Президенты Рөстәм Миңнеханов ТР  Биектау, Әтнә һәм Арча районнарында булды. Эшлекле сәфәрнең максаты – язгы кыр эшләренең барышы белән танышу. Аны ТР Премьер-министр урынбасары – ТР авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры Марат Әхмәтов озатып йөрде.

Эшлекле сәфәрнең беренче тукталышы Биектау муниципаль районында булды. Рөстәм Миңнеханов  Алат авылы территориясендә урнашкан ҖЧҖ АФ “Биектау” кырларын караганнан соң, авыл хуҗалыгы предприятие җитәкчеләре һәм авыл җирлеге башлыклары белән очрашты.

Биектау муниципаль районында  бүгенгесе көндә арпа – 3,7 мең га, бодай – 2,6 мең га, борчак – 1,3 мең га да чәчелгән. Президентның хуҗалык җитәкчеләре белән очрашуында чәчү эшләрен 10 майда төгәлләү планлаштырыла,  дип белдерде район башлыгы Рөстәм Кәлимуллин.

“Бүгенге һава шартлары яхшы уңыш алыр өчен кулай”, - дип ассызыклады республика Президенты.

Рөстәм Миңнеханов Биектау районы аграрийларына мөрәҗәгать итеп, Казаннан ерак түгел продукция сату мөмкинлеге төп көндәшлелек өстенлеге булып тора, аннан файдаланып калу кирәк, дип искәртте. 

Киләсе тукталыш Арча муниципаль районында булды.  Республика башлыгы “Ак Барс Агро” агрофирмасы кырларын караганнан соң авыл хуҗалыгы предприятиеләре җитәкчеләре һәм район җирлекләре башлыклары белән аралашты. ТР Президенты чәчү эшләре барышы һәм  игенчеләрне борчыган сораулар белән кызыксынды. Алмас Назиров бүгенгесе көндә район кырларында күпьеллык үләннәрне һәм уҗымнарны тырмалу тулысынча төгәлләнгәнлеген хәбәр итте. Биредә сабан культуралары 17,1 мең га да башкарылган.  Арпа – 5,5 мең га, бодай – 2,1 мең га һәм борчак – 1,1 мең га да җир куенына кергән. Биредә бөртекле культураларны чәчү эшләрен бер атнадан тәмамлау планлаштырыла.  Районның  үзенчәлеге булып гаилә фермаларының уңышлы үсеш алуы тора, аларның саны биредә 30.

Шулай ук ТР Президенты Әтнә муниципаль районындагы язгы кыр эшләре барышы белән дә танышты. Район башлыгы Гәбделәхәт Хәкимов Рөстәм Миңнехановны язгы чәчү эшләре белән таныштырды. Әтнә игенчеләре 3,2 мең га арпа,  1,2 мең га бодай һәм 1,0 мең га да борчак чәчкәннәр. Районда уҗымнарны һәм күпьеллык үләннәрне тырмалау һәм тукландыру эшләре ахрына якынлаша.

ТР Президенты чәчү эшләре барышы һәм бүген игенчеләрне борчыган сораулар белән кызыксынды. Гомумән алганда язгы кыр эшләренең барышына уңай бәя бирде.

Ул үзенең  аграрияләргә мөрәҗәгатендә, авыл халкын Казан Агропромпаркында авыл хуҗалыгы продукциясе белән сәүдә итүне көйләп җибәрергә чакырды.

Шулай ук Рөстәм Миңнеханов республика җитәкчелеге авыл инфраструктурасы үсеше – юллар, авыл мәдәният йортлары төзелеше, мәктәпләрне төзекләндерү буенча эшне дәвам итәргә кирәклеген һәм гаилә фермаларына ярдәмнең мөһим булуын ассызыклады. 

Татарстан Президенты аграрийларны чәчү кампаниясен кыска вакытта төгәлләргә чакырды һәм авыл хезмәтчәннәренә авыр хезмәтләрендә уңышлар теләп калды. 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International