Республика хуҗалыкларында язгы кыр эшләренең иң кызган чагы.
Көзге культураларга зыян килү, язның гадәттәгедән шактый соңга калуы һәм чәчү вакытында һава торышының көйсезләнүе турындагы фаразлар да чынга ашмады дияргә була. Ходайның рәхмәте, әлегә табигать игенченең һәр гамәлен хуплап тора сыман. Республиканың барлык районнарында диярлек явып узган җылы яңгырлар эш темпын бераз тоткарласа да, күпчелек хуҗалыклар якын араларда иртә культуралар чәчүне тәмамларга җыена.
Иң беренчеләрдән булып күпьеллыкларга һәм көзге культураларга ашлама кертә башлаган районнар арасында быел Буа, Актаныш, Апас, Кайбыч, Чүпрәле, Тәтеш, Зәй һәм башка кайбер район хуҗалыклары аеруча өлгерлек күрсәтә алды. Дым каплатуны да әлеге районнар бик кыска вакыт эчендә башкарып чыкты. Ничек башланып китсә, шулай дәвам итә дигәндәй,чәчүне дә нәкъ менә шушы район хуҗалыклары республикада беренчеләрдән булып башлап җибәрде.
Аксубай районы хуҗалыкларының быел мул уңыш аласыларына ышаныч зур. Ник дигәндә, район хуҗалыклары язгы кыр эшләре вакытында барлык технологик таләпләрне тулысынча үтәргә тырыша. Бу кадәресе бигрәк тә язгы культураларны чәчү эшләре вакытында сизелә. Хуҗалыкларда сөрү җирләрен әзерләү, дым каплату, ашлама кертү белән беррәттән, бары тик югары кондицияле чәчүлек куллану, орлыкларны корткычларга каршы препаратлар белән эшкәртүгә дә игътибар зур. Чәчүдә катнашучыларны матди яктан кызыксындыру чаралары да каралган. Район башлыгы Камил Гыйльманов әйтүенчә, район хуҗалыкларында кыр эшләрен чагыштырмача кыска вакыт эчендә, сыйфатлы итеп башкарып чыгу өчен барысы да эшләнә.
Камил СӘГЪДӘТШИН