Татарстан Республикасы Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгы дәүләт сәясәтен гамәлгә ашыра, агросәнәгать комплексына һәм азык-төлек белән тәэмин итүгә идарә итә
Министрлыкның төп бурычлары:
●агросәнәгать комплексы системасының нәтиҗәле эшләвен тәэмин итү;
●авыл хуҗалыгы продукциясенең, чималның һәм азык-төлекнең сыйфатын, конкурентлык сәләтен һәм иминлеген тәэмин итү;
●агросәнәгать комплексында дәүләт милкенә нәтиҗәле идарә итүне тәэмин итү.
Министрлык түбәндәге төп функцияләрне гамәлгә ашыра:
●авыл хуҗалыгына идарә итүне, шул исәптән:
●авыл хуҗалыгы продукциясен җитештерүгә идарә итүне;
●авыл хуҗалыгы билгеләнешендәге җирләрнең уңдырышлылыгын тәэмин итү өлкәсендә норматив-хокукый җайга салуны, норматив хокукый актларның үтәлүен тикшереп торуны;
●Татарстан Республикасы милкенә кертелгән дәүләт мелиорация системаларына һәм аерым урнашкан гидротехник корылмаларга идарә итүне;
●ветеринариягә идарә итүне;
●үзйөрешле машиналарның һәм техниканың башка төрләренең техник торышына күзәтчелек итүне.