Татарстанда чәчү эшләре 894,6 мең гектар мәйданда башкарылган

2013 елның 8 мае, чәршәмбе

8 майга алынган мәгълүматлар буенча Татарстанда чәчү эшләре 894,6 мең га мәйданда башкарылган, бу фаразланганның 49 % тәшкил итә. Шикәр чөгендере – 30,2 мең га мәйданда (55%), рапс – 17,6 мең га (15%) башкарылган. Район игенчеләре бәрәңге утырту эшенә дә тотындылар (9,4 мең га да планлаштырыла), кукуруз чәчү 4,1 мең га да башкарылган.

Апас районы игенчеләре мәйданнарның 77 % чәчү эшләрен башкарган. Районда 8,7 мең га – арпа, 8,6 мең га – бодай, 1,0 мең га борчак җир куенына кергән.

Шулай ук Буа районы аграрийларында авыл хуҗалыгы культуралары сөрүлек җирләренең 97% алып тора. Биредә арпа 14,8 мең га, бодай  16,8 мең га һәм борчак 4,1 мең га. Шулай ук шикәр чөгендере 5,0 мең га да чәчелгән.

Чүпрәле районында язгы чәчү эше мәйданнарның 71 % башкарылган, Кайбыч районында – 70%, Тәтеш районында – 66%, Зәй районы – 65% һ.б.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International