7 май көнне Игенчеләр сараенда Бөек Җиңүнең 68 еллыгы алдыннан Бөек Ватан сугышы ветераннарын һәм тыл хезмәтчәннәрен котладылар.
Әлеге чарада Татарстан Республикасы авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрының беренче урынбасары Минсәгыйрь Нуретдинов, ТР агропромышленность комплексы хезмәткәрләре профсоюзының республика комитеты рәисе Фәридә Гарифуллина һәм ветераннар советы рәисе Анатолий Дурганов та катаншты. Тантаналы чара сугыш ветераннарын һәм тыл хезмәтчәннәренә чәчәк бәйләмнәре тапшырудан башланып китте.
Аннары котлау сүзен Татарстан Республикасы авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрының беренче урынбасары Минсәгыйрь Нуретдинов алды. “Хөрмәтле сугыш ветераннары һәм тыл хезмәтчәннәре! Сезне олы бәйрәм – Бөек Ватан сугышында Җиңүнең 68 еллыгы белән чын күңелдән котлыйбыз! Халкыбыз, илебезгә кылган батырлыкларыгыз өчен чиксез зур рәхмәтләребезне җиткерәбез!, - дип ветераннарга һәм тыл хезмәтчәннәренә, бүген Җиңү көне шатлыгын уртаклашкан һәркемгә ныклы сәламәтлек теләде.
“Вакыт үтә, җәмгыять үзгәрә, буыннар алышына. Шул рәвешле яңа бәйрәмнәр барлыкка килә, искеләре хәтердән югала. Ә бу – Җиңү көне, мәңгелек бәйрәм! Шушы олы бәйрәмне онытырга безнең хакыбыз юк”, - диде үзенең котлавында Фәридә Гарифуллина.
Шулай ук Анатолий Дурганов, килгән кунакларга изге теләкләрен җиткерде, тагын бер кат бәйрәм белән тәбрикләде һәм Бөек Ватан сугышы фронтларында һәлак булганнарны хөрмәтләп искә алырга чакырды. Мәртәбәле кунаклар алдында танылган артистлар чыгыш ясады. Алар Бөек Ватан сугышы һәм Җиңү көненә багышланган җырлар башкарды. Тантаналы чара чәй өстәле артында тәмамланды.