Нурлат муниципаль районында бөркегечләр смотр-парады үтте. Язгы чәчү төгәлләнүгә бара, димәк, кичекмәстән үсемлекләрне чүп үләннәреннән һәм корткычлардан саклау чоры башланачак. Смотр-парад әлеге агрочараны башкарачак агрегатларның һәм механизаторларның әзерлеген тикшерү ниятеннән уздырылды да. Район комиссиясе гамәлдәге 31 агрегатны энә күзеннән үткәрде. Шунда ук “Дҗакто” үзйөрешле бөркегеченең мөмкинлеге дә тәкъдим ителде.
Смотр-конкурс “Агроинвест” идарәче компаниясенең “Южная ” ОООсы Киекле бүлекчәсеннән башланды. Анда хуҗалардан тыш ИРС, “Нурлат сөте”, “Әфләтунов З.Ә” КФХсыннан техника катнашты.
Иң элек бөркегечтә эшләячәк механизаторның медосмотр үтүе, махсус эш киеме һәм куркынычсызлык техникасы кагыйдәләрендә каралган әйберләр белән тәэмин ителүе шарт. Әлбәттә, агрегат тиешенчә көйләнгән булырга тиеш. Шунда ук хезмәтне саклау чаралары булдыру да зарур.
Катнашучылар өчен әлеге җыелмалар тәкъдим дә ителде, техниканың ни дәрәҗәдә көйләнгән булуы да гамәлдә тикшерелде.
“Агроинвест” идарәче компаниясе управляющиеның үсемлекчелек бүлеге начальнигы Флюр Гәрәев үзләрен үсемлекләрне карау агрочарасына керешергә әзер, дип саный.
“Август” фирмасы консультанты Иван Ухванов: " “Южная” агрочараның мөһимлеген аңлап, безнең белән килешү нигезендә эшли. Алар орлык агулау өчен дә, үсемлекләрне корткычларга һәм чүп үләннәренә каршы эшкәртергә дә препаратлар алдылар. Аннан безнең үзйөрешле “Жакто”быз да килешү буенча биредә эшли".
Смотр-парад һәр өч кустта да шул тәртиптә узды. Ә иң әйбәт әзерлектә дип “Агроразвитие” ОООсы табылды, биредәге ике техникага да максималь 60 баллдан 58,59 балл куелды. “Колос” ОООсы, “Южная”, “Сөләйманов” КФХсында да 57-56 балл җыючылар булды, - дип хәбәр итә “Дуслык” газетасы хәбәрчеләре.