Бүген Казанда ТР агросәнәгать комплексы эшчеләре өчен уңыш үстерү һәм аны саклау буенча укулар башланды. Россиянең күренекле галим-аграрийлары әлеге өлкәдә заманча ысуллар турында сөйләячәк һәм шәхси тәҗрибәләре белән уртаклашачак. Бу хакта “Россия авыл хуҗалыгы үзәге” идарәсенең ТР буенча филиалы җитәкчесе хәбәр итте.
Казанга районнарның авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек идарәләре башлыклары һәм игенчелек буенча консультантлары, ТР агросәнәгать комплексы предприятиеләре җитәкчеләре һәм белгечләре килгән.
Россия авыл хуҗалыгы фәннәре академиясенең Фитопатология институтын тәкъдим итүче академик Юрий Спиридонов авыл хуҗалыгы үсемлекләрен заманча саклау ысуллары турында сөйләячәк. “Россия авыл хуҗалыгы үзәге” идарәсенең Краснодар крае буенча филиалының Кырым бүлеге башлыгы Петр Балеста авыл хуҗалыгы үсемлекләре үсешен җайга салуны куллану буенча фәнни тикшеренүләр нәтиҗәләре турында хәбәр итәчәк.
Авыл хуҗалыгы фәннәре докторы, Мәскәүдән килгән профессор Людмила Дорожкина уңыш үстерү һәм аны саклау буенча вазгыятькә фәнни яктан бәя бирәчәк.
Татар-информ