ЯҢАЛЫКЛАР


5
май, 2013 ел
якшәмбе

Кайбыч районы хуҗалыкларында малларны кышлату ахырына якынлашып килә. Терлекчеләр агымдагы елның беренче кварталында уңай күрсәткечләргә ирешкән

Татарстанда терлекне җәйге лагерьләргә күчергәннәр, бу беренче көннәрдән үк урамда көтелүче һәр сыерның савым нәтиҗәлелеген 300-500 граммга арттыруга мөмкинлек биргән. 

Бүген ТР Президенты Рөстәм Миңнеханов Питрәч, Балык Бистәсе һәм Теләче районнарында булды. Эшлекле сәфәрнең максаты – язгы кыр эшләренең барышы белән танышу. Аны ТР Премьер-министр урынбасары – ТР авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры Марат Әхмәтов озатып йөрде.


4
май, 2013 ел
шимбә

Бүген ТР Президенты Рөстәм Миңнеханов Лаеш, Алексеевск һәм Чистай муниципаль районнарында чәчү эшләре белән танышты. Республика башлыгын ТР Премьер-министр урынбасары – ТР авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры Марат Әхмәтов озатып йөрде.

Бүгенге көндә Татарстанда иртә сабан культуралары сөрү җирләренең 35 % били. Авыл хуҗалыгы культуралары 635,8 мең га мәйданга чәчелгән. 

4 май  көнне “Казан” агропромпаркында чираттагы авыл хуҗалыгы ярминкәсе узды.

ТР Президенты Рөстәм Миңнеханов бүген Хөкүмәт йортында узган республика киңәшмәсендә язгы кыр эшләрен активлаштырырга кирәклеген белдерде. 


3
май, 2013 ел
җомга

Бүген ТР Дәүләт Советы Рәисе Фәрит Мөхәммәтшин һәм ТР Премьер-министры урынбасары – ТР авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры Марат Әхмәтов республиканың көньяк-көнчыгыш - Баулы, Ютазы һәм Бөгелмә муниципаль  районнарында язгы кыр эшләре барышы белән танышты.

Ютазы районында чәчү эшләре башланганга бер атна вакыт узды. Якын көннәрдә терлекләрне көтүлекләргә чыгару бурычы тора. Кыскасы, крестьянның кылны кырыкка бүлер чагы.

Татарстаның 3 районында күркә үрчетә башлаячаклар. Әлеге эш өчен аларга яңа туган күркә чебиләрен махсуз ТР Яшел Үзән районының “Индейка”  кооперативы тәкъдим итәчәк. 


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International