Сарман районында академиклар дәрес бирде

2013 елның 8 мае, чәршәмбе

7 май көнне Сарман районында үсемлекләрне тәрбияләү, аларны тукландыру һәм саклау чаралары кулланып, икътисади нигезләнгән уңыш алу мәсьәләләренә багышланган республика зона семинар-киңәшмәсе булды. «Игенчелекне ничек тагын да уңышлырак итеп булуы турындагы бүгенге сөйләшүебез әңгәмә төсен алыр, бу мәсьәләгә битарафлар юктыр арагызда», - дип башлаган иде киңәшмәне авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры урынбасары Илдус Габдрахманов. Чыннан да, ул эшлекле, җанлы үтте, - дип хәбәр итте район хәбәрчеләре. 

Биология фәннәре докторы, Россия авыл хуҗалыгы академиясе профессоры Юрий Спиридонов, Россия авыл хуҗалыгы үзәге идарәсенең Краснодар крае филиалының Кырым бүлекчәсе начальнигы Петр Балеста, авыл хуҗалыгы фәннәре докторы, профессор Людмила Дорожкина кебек мәртәбәле белгечләрнең бергә җыелып, шундый мастер-класс уздырулары – сирәк күренеш.  

Быел уҗымнар да әйбәт кышлады, язгы кыр эшләре барышы да канәгатьләнерлек. Үсемлекләрне тәрбияләүдә ялгышлар җибәрми генә эшләсәк, уңышны да мулдан алырбыз, диләр игенчеләр. 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International