Рөстәм Миңнеханов: “Агымдагы ел авыл өчен уңышлы булыр дип ышанабыз”

2013 елның 7 мае, сишәмбе

Бүген ТР Президенты Рөстәм Миңнеханов ТР  Югары Ослан, Кайбыч һәм Яшел Үзән  районнарында булды. Эшлекле сәфәрнең максаты – язгы кыр эшләренең барышы белән танышу. Аны ТР Премьер-министр урынбасары – ТР авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры Марат Әхмәтов озатып йөрде.

Эшлекле сәфәрнең беренче тукталышы  Югары Ослан муниципаль районында булды. Биредә аларны район башлыгы Марат Зиатдинов озатып йөрде. Рөстәм Миңнеханов  Коргуза авылы территориясендә урнашкан ҖЧҖ «Агрофирма «Заволжье» кырларын караганнан соң, авыл хуҗалыгы предприятие җитәкчеләре һәм авыл җирлеге башлыклары белән очрашты.

Югары Ослан муниципаль районында  бүгенгесе көндә арпа – 3,0 мең га, бодай – 1,5 мең га, борчак – 0,3мең га да чәчелгән. Техникалар яхшы эшли, ашлама да җитәрлек биредә.

“Бүгенге һава шартлары яхшы уңыш алыр өчен кулай”, - дип ассызыклады үзенең чыгышында республика Президенты.

Киләсе тукталыш Кайбыч  муниципаль районында булды. ТР Президенты Рөстәм Миңнехановны премьер-министр урынбасары, Татарстан авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры Марат Әхмәтов, “Ак барс” холдинг компаниясе директоры Иван Егоров, район башлыгы Альберт Рәхмәтуллин озатып йөрде. Аграрийлар белән очрашу вакытында Президент күргәннәреннән канәгать калуын әйтте: “Торак пунктлардагы санитар хәлнең тотрыклы булуын да күрдем. Җирдән керем алу өчен тырышлыгыгызны кызганмыйсыз, шулай да, уңышның нинди буласын фаразлау мөмкин түгел, чөнки ахыргы нәтиҗәгә һава торышы да йогынты ясый”,- диде ул.

Район башлыгы әйтүенчә, агрофирмалар бөртекле культураларны чәчүне 8 майда төгәлләячәк, өч мөстәкыйль хуҗалыкта язгы чәчү тәмамланды инде. Ул шулай ук гаилә фермалары үсеше, районда мәгариф, сәламәтлек саклау учреждениеләрен капиталь төзекләндерү программаларын гамәлгә ашыру, авыл клублары, модульле фельдшер-акушерлык пунктлары төзү турында сөйләде, яшь белгечләргә торак җитмәү мәсьәләсен дә кузгатты.

Социаль ипотека программасы бездә эшләп китә алмады, табиблар һәм укытучыларга торак төзелеше алып бару зарур, - диде Альберт Рәхмәтуллин.

Программалар агымдагы елда да эшләячәк. Министр билгеләгәнчә, терлек продукциясе алу күрсәткечләрегез яхшы, игенчелектә дә зур максатлар куйгансыз – 100 мең тонна икмәк үстерү. Моның өчен күп тырышырга туры киләчәк, - диде Президент. Республика җитәкчесе “Кайбыч имәннәре” проекты белән кызыксынды, хуҗалык җитәкчеләренең сорауларына җавап бирде һәм аграрийларга уңышлар теләде. 

Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов Яшел Үзән районнары кырларын караганнан соң хуҗалык җитәкчеләре белән очрашуда, республикада чәчү эшләре барышын уңай бәяләвен белдерде.

“Без 4 көндә республиканың 12 районында булдык. Көзге культуралар яхшы хәлдә. Аларга өмет зур. Соңгы 3 ел авыл өчен авыр булды. Агымдагы ел уңышлы булыр дип ышанабыз. Моның өчен барлык шартлар да бар”, - диде Рөстәм Миңнеханов.

Моның белән бергә ул Яшел Үзән аграрийларына продукцияне сату өчен кооперативлар булдырырга һәм продукцияне арадашчылардан башка сату өчен агросәнәгать паркы һәм Яңа Тура мөмкинлекләреннән файдаланырга тәкъдим итте.

Шулай ук Рөстәм Миңнеханов район җитәкчелегенә шәхси хуҗалыклар белән эшләүне оптимальләштерергә киңәш итте. “Авыл халкы бу тармакның уңышлы булуын белергә тиеш”, - дип өстәде ул.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International