14 майга алынган мәгълүматлар буенча Татарстанда чәчү эшләре 1371,3 мең га мәйданда башкарылган, бу фаразланганның 76 % тәшкил итә.
Теләче районында ачык типтагы “Теләчеагрохимсервис” акционерлык җәмгыяте базасында традицион сиптерү җайланмалары парады булып узды.
Районда беренчеләрдән булып, “Хәбибуллин Ф.З” крестьян-фермер хуҗалыгы иртә сабан культураларын чәчүне төгәлләгән.
13 майга алынган мәгълүматлар буенча Татарстанда чәчү эшләре 1313,7 мең га мәйданда башкарылган, бу фаразланганның 73 % тәшкил итә.
12 майга алынган мәгълүматлар буенча Татарстанда чәчү эшләре 1273,9 мең га мәйданда башкарылган, бу фаразланганның 70 % тәшкил итә.
Июннең беренче яртысында ТР да 400 мең гектардан артык мәйданнан күпьеллык үләнне җыеп алырга кирәк. Бу үләннәрдә туклыклы элементлар күп булган чак.
Бүген Казанда Агросәнәгать паркы тулы көченә эшли башлады. Россия өчен уникаль булган бу комплекска беренчеләрдән булып Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов килде. Аны ТР Премьер-министры урынбасары – авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры Марат Әхмәтов, Татарстанның икътисад министры Мидхәт Шаһиәхмәтов, Казан мэры Илсур Метшин озата йөрде
Чирмешән районында “Чирмешән-АГРО”да савым сыерлары инде ун көн чамасы саф һавада, җәйләүдә. “Туймәт”тә дә җәйләүгә күченгәннәр. Җәйләүдә бер ай чамасы ремонт үткәргәннәр.
Бу көннәрдә Татарстанның Әлки һәм Спас районнарының кайбер хуҗалыклары язгы кыр эшләрен уңышлы төгәлләде. ТР Дәүләт Советы Рәисе Фәрит Мөхәммәтшин ике муниципаль районда чәчү эшләре темплары белән танышты.
8 май көнне Теләче районында игеннәрне тәрбияләү һәм саклау темасына багышланган семинар-укулар үтте