Июннең беренче яртысында ТР да 400 мең гектардан артык мәйданнан күпьеллык үләнне җыеп алырга кирәк

2013 елның 11 мае, шимбә

27 майдан алып Татарстанда терлек азыгы әзерләү техникасын кабул итәчәкләр. Бу хакта бүген Хөкүмәт йортында ТР Президенты һәм ТР Премьер-министры катнашында видеоконференция режимында узган торак төзелеше һәм тапшыру мәсьәләләренә багышланган республикакүләм киңәшмәдә ТР вице-премьеры – авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры Марат Әхмәтов белдерде.

Терлек азыгы әзерләүнең уңышлы узуы техникадан тора. Шул сәбәпле, Марат Әхмәтов техникаларны контрольдә тоту өчен механизаторлар билгеләүне сорады.

Аның сүзләренә караганда, июннең беренче яртысында ТР да 400 мең гектардан артык мәйданнан күпьеллык үләнне җыеп алырга кирәк. Бу үләннәрдә туклыклы элементлар күп булган чак. Хәзерге вакытта республикада 1100 терлек азыгы җыючы комбайн, 200 чапкыч, 1500 гә якын җыючы техника бар. 

“Татар-информ”

 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International