Районда беренчеләрдән булып, “Хәбибуллин Ф.З” крестьян-фермер хуҗалыгы иртә сабан культураларын чәчүне төгәлләгән.
Бүгенге көндә 580 гектар мәйданда чәчелгән бөртекләр уңайлы һава торышы буласына ышанып, җир “юрганына төренеп ята”. 150 гектарында – бодай, 130 гектарында – арпа, солы – 120 гектарда, берьеллык үләннәр – 110 гектарда һәм 70 гектарда – терлек азыгы кушылмасы чәчелде, ди Фәнзәт Зиннәтуллович бу хакта. Алда әле рапс, карабодай, кукуруз чәчәргә планлаштыралар, - дип хәбәр итә “Заман сулышы” газетасы хәбәрчеләре.