Бүген ТР Премьер-министр урынбасары - ТР авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры Марат Әхмәтов Актаныш муниципаль районы Советының 26нчы чакырылыш утырышында катнашты.
Февраль ахрында Мәскәүдә Россия фермерларының XXIV съезды булды. Крестьян-фермер хуҗалыклары һәм авыл хуҗалыгы кооперативлары ассоциациясе (АККОР) үткәргән бу чарада, илнең 70 төбәгеннән килгән 700ләп делегат арасында, Татарстаннан да 11 кеше катнашкан. Аларның икесе — Түбән Кама районы фермерлары Владимир Аппаков һәм Илнур Зәйнуллин.
Оператив мәгълүматлар буенча, РФ авыл хуҗалыгы язгы оешмаларына чәчү кампаниясе өчен 6022,56 мең тонна бөртекле һәм кузаклы культура кирәк булачак. Бүген барлыгы 5846,83 мең тонна орлык бар. Орлык белән тәэмин ителеше - 97,1 %, кондиционлык узган ел белән чагыштырганда - 81,9% тәшкил итә.
Татарстанда терлекчелек тармагының уңай үсеше күзәтелә. Бу турыда бүген ТР Хөкүмәт йортында узган киңәшмәдә ТР Премьер-министр урынбасары – ТР авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры Марат Әхмәтов белдерде. Киңәшмәне ТР Президенты Рөстәм Минниханов алып барды, шулай ук анда ТР Премьер-министры Илдар Халиков та катнашты.
Шәһәр халкына киң ассортиментта подукцияне Саба, Әтнә, Лаеш, Кукмара, Питрәч, Алексеевски районнарыннан килгән авыл хуҗалыгы җитештерүчеләре тәкъдим итте. Шулай ук ярминкәдә “ВАМИН - Татарстан”, “Сервис-Агро”, Татпотребсоюз, «Ак-Барс» ХК, «Татплодоовощпром», «ТК «Майский», «АгроИнвест», «Яшел Үзән сөт эшкәртү комбинаты» һ. б. катнашты.
Бу яңартылган слетны үткәрү урыны итеп, берьюлы берничә йөз кеше сыйдырышлы “Олимп” боз сарае сайланган.
Бүген ТР авыл хуҗалыгы министрының беренче урынбасары Минсәгыйрь Нурутдинов авыл хуҗалыгы өлкәсендә төрле елларда тырыш хезмәт куйган ветеран хатын-кызларны Халыкара хатын-кызлар көне белән котлады.
Чарага ветеринар лаборатория белгечләре һәм районнардагы хуҗалык зооветеринар белгечләре чакырылган.
Уку дәвамында авыл хуҗалыгындагы җир участоклары һәм җир әйләнеше турындагы сораулар да читтә калмаячак дип көтелә.
Авылда крестьян-фермер һәм ярдәмче хуҗалыкларның артуы белән бергә авыл җирлеге тормышының икътисадый шартлары да яхшыра. Моннан тыш, кече эшмәкәрлекнең бер төре булган бу предприятиеләр авыл халкын эш белән дә тәэмин итә.