Теләче районында ачык типтагы “Теләчеагрохимсервис” акционерлык җәмгыяте базасында традицион сиптерү җайланмалары парады булып узды. Сиптерү җайланмаларын тикшерү бик оешкан төстә һәм җентекле рәвештә узды. Комиссия әгъзалары – Россельхозцентр” үзәгенең Теләче бүлеге җитәкчесе Илдар Галиәхмәтов (комиссия рәисе), район авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек идарәсенең авыл хуҗалыгын механикалаштыру буенча консультанты Илфар Баев, ачык типтагы “Теләчеагрохимсервис” акционерлык җәмгыяте җитәкчесе Ленар Хәкимов һәм “Вамин-Теләче” агрофирмасы баш агрономы Габдулла Заһидуллиннар сиптергечләрнең бөтенлеген һәм төзеклеген барлау белән беррәттән, механизаторларның эшкә осталыгын, сәламәтлеген (медицина тикшерүе узган булуы шарт!), теоретик белемнәрен тикшерделәр. “Гостехнадзор” дәүләт инспекциясенең Теләче бүлеге җитәкчесе Фәнил Халиков игенче-механизаторларның мшина-трактор таныклыклары, аларның гамәлдә булу срогы һәм тракторларның техник карау узу-узмавы белән кызыксынды. Тулаем алганда, корткычларга, чүп үләннәренә һәм авыруларга каршы химик препаратлар сиптергеч җайланмалар җәйге эш сезонына әзер.
Азактан, сиптерү җайланмалары парадында җиңү яулаган хуҗалыклар һәм механизаторларның исеме аталды. Алдынгы урыннарны яулаган механизаторлар елдагыча Теләче Сабантуенда бүләкләнәчәк. Парадның йомгаклау өлешендә чыгыш ясаган муниципаль район башлыгы Илдус Зарипов игенче-механизаторларга мөрәҗәгать итеп:
– Игеннәрне туфракка күмеп кую гына түгел, аларны тәрбияләү, чүп үләннәренә, корткыч бөҗәкләргә, төрле авыруларга каршы препаратлар белән эшкәртү игенчелек тармагында мөһим циклларның берсе. Бу очракта без сезнең намуслы һәм фидакарь хезмәтегезгә ышанып калабыз. Аз гына хилафлык та алдан куйган хезмәтегезне юкка чыгарырга мөмкин. Сездән фәкать югары сыйфатлы эш көтеп калабыз. Шул чакта гына хезмәтегез лаеклы рәвештә бәяләнергә хаклы, – диде.
Әлбәттә, нәтиҗәле хезмәт өчен иң элек тракторың, сиптергеч җайланмаң төзек булу мөһим. Шуны истә тотып, ел саен районыбызда язгы, җәйге кыр эшләре алдыннан химик препаратлар сиптерү җайланмалары парады уздырыла да да инде. Мәсәлән, быел бу чара өчен 19 агу сиптерү җайланмасы әзерлек сызыгына бастырылды. Сиптерү җайланмалары паркы районда чагыштырмача яңа. Шуңа да карамастан, хуҗалыклар тарафыннан сиптергеч җайланмаларның санын арттыру (1000 гектарга – бер агрегат исәбеннән!), Һәрдаим яңартып тору сорала.
Фәнил Нигъмәтҗанов.