Казанда Агросәнәгать паркы ачылды

2013 елның 11 мае, шимбә

Бүген Казанда Агросәнәгать паркы тулы көченә эшли башлады. Россия өчен уникаль булган бу комплекска беренчеләрдән булып Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов килде. Аны ТР Премьер-министры урынбасары – авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры Марат Әхмәтов, Татарстанның икътисад министры Мидхәт Шаһиәхмәтов, Казан мэры Илсур Метшин озата йөрде.

Рөстәм Миңнеханов беренче эш итеп "Казан" Агросәнәгать паркы белән  танышып чыкты. Сату рәтләрен карады, сатып алучылар һәм сатучылар белән дә аралашты, ветеринар  лаборатория, кафе һәм кунакханәләрне дә карады.

Агросәнәгать паркы – республика авыл хуҗалыгында кече һәм урта эшкуарлыкны үстерүгә юнәлдерелгән технологик комплекс. Алар биредә үзләре җитештергән продукцияне арадашчыларсыз сата алачак. Агросәнәгать комплексының сәүдә мәйданнарында республиканың фермер һәм шәхси хуҗалыкларында үстерелгән продукция сатылачак. Моннан тыш, биредә эшкуарлар һәм кооператорлар да эшли алачак. Агропарк биләмәсендә продукцияне беренчел һәм икенче мәртәбә эшкәртү линияләре, санитар-ветеринария экспертизасы лабораторияләре, төргәкләү, ипи пешерү цехлары, складлар, авыл хуҗалыгы техникасы кибетләре урнашакан. Өстәмә хезмәт күрсәтүләр дә бар биредә - банк кассалары, кунакханә, кафе. Комплексның үзендә күп санда машина куярлык парковка да ясалган. Шулай ук машина калдыру өчен махсус урыннар урам якта да көйләнгән. Бүгенгесе көндә Агросәнәгать комплексында  257 резидент эшли. 

Агросәнәгать комплексының гомуми мәйданы 8,5 гектар тәшкил итә. Аның биләмәсенә керүче  сәүдә бинасының мәйданы 54 мең квадрат метр. 10 мең квадрат метрга якын урын ачык һавада сату өчен көйләнгән.

Марат Әхмәтов ассызыклаганча, аренда түләүләре исәбеннән инвестицияләрне кире кайтару бурычы комплексны агымдагы тотуга гына юнәлгән. Шул ук вакытта башлангыч чорда Агросәнәгать паркын тотуга Татарстана бюджетыннан өстәмә субсидияләр дә бүленәчәк.

 "Казан" Агросәнәгать паркы ДАУ директоры Олег Власов сүзләренчә, сәүдә урыны өчен аренда бәясе түбән булачак. Әлеге шартлар авыл хуҗалыгы продукциясен артык бәя "сыламыйча" сатарга мөмкинлек бирә дә инде.  "Казан" Агросәнәгать паркы көн саен иртәнге 8дән-20 сәгатькә кадәр эшләячәк. Ял көннәре 8.00дан -19.00 га кадәр шәһәр халкын кабул итәчәк.

 

 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International