6-8 май көннәрендә ТР Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгы тарафыннан Аксубай, Сарман һәм Теләче районнарында елны икмәкле, нәтиҗәле һәм табышлы итү макстыннан игеннәрне тәрбияләү һәм саклау темасына багышланган семинар-укулар үткәрелде. Әлегедәй мөһим чарага 17 районнан авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек идарәләре җитәкчеләре, авыл хуҗалыгы предприятиеләре җитәкчеләре, агрономнар һәм “Россельхозцентр” үзәге белгечләре чакырулы иде.
ТР Премьер-министры урынбасары, авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры Марат Әхмәтов 8 май көнне Теләчедә үткән семинар-укуны ачып җибәреп: “Соңгы берничә елда рәттән килгән корылыктан соң безгә икмәкле, нәтиҗәле һәм табышлы ел кирәк. Моның өчен без зур күрсәткечләр артыннан кумыйча, һәр гетарны табышлы итү җаен карарга тиеш. Шуның өчен өч зонага бүленеп, күренекле галимнәрне чакырып укулар оештырырга булдык. Чүп үләннәрен, корткыч бөҗәкләрне һәм авыруларны юк итүдә препаратларны дөрес һәм төгәл файдалану зарур. Шул ук вакытта алар үсемлекләрнең үсешенң дә тискәре йогынты ясамаска, әйләнә-тирә мохиткә дә зыян салмаска тиеш. Җитәкчеләр һәм белгечләр күңелендә җанлы әңгәмә формасында узган әлегедәй семинар-укуларга ихтыяҗ бар. Урыннардан бирелгән сораулар шул хакта сөйли. Берничә ел рәттән килгән корылык аларны тупланырга, мәсьәләгә җитдирәк һәм җаваплырак карарга өйрәтте,” – дип белдерде.
Җитәкчеләр һәм җир белгечләре алдында галимнәр – биология фәннәре докторы, профессор, академик, Россия Федерациясенең атказанган фән эшлеклесе Юрий Спиридонов, авыл хуҗалыгы фәннәре докторы, профессор Людмила Дорожкина, “Россехозцентр” үзәгенең Краснодар крае буенча җитәкчесе Петр Балеста һәм әлеге үзәкнең республика бүлеге җитәкчесе Таһир Хадиевлар чыгыш ясады. Лекторлар семинар-укуда катнашучыларны иген игү өлкәсендәге яңалыклар, яңа төр ысуллар аларның үзенчәлекләре, сатуда булган яки яңа чыккан препаратлар белән таныштырдылар, аларның куллану микъдаре турында сөйләделәр һәм тормыш, хезмәт тәҗрибәләреннән чыгып, киңәш-тәкъдимнәрен җиткерделәр.
Фәнил Нигъмәтҗанов