Татарстанда мәйданнарның 73% язгы культуралар чәчелгән

2013 елның 13 мае, дүшәмбе

13 майга алынган мәгълүматлар буенча Татарстанда чәчү эшләре 1313,7 мең га мәйданда башкарылган, бу фаразланганның 73 % тәшкил итә. Бәрәңге  – 0,8  мең га (8,6%), кукуруз – 25,7 мең га да (13%). Шулай ук бер еллык үләннәрне чәчү эше 215,6 мең га (77%)  башкарылган. Арпа 397,0 мең га (98%), бодай 396,9 мең га (77%) һәм борчак 58,2 мең га да (89%).

Шикәр чөгендере чәчүне республикада 12 район алып бара. Гомумән алганда шикәр чөгендере – 48,1 мең га мәйданда (88%) башкарылган. Әлеге өлкәдә Зәй (7,8 мең га) һәм Буа (7,6 мең га) игенчеләре тырыш хезмәт куеп эшли.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International