12 майга алынган мәгълүматлар буенча Татарстанда чәчү эшләре 1273,9 мең га мәйданда башкарылган, бу фаразланганның 70 % тәшкил итә. Шикәр чөгендере – 46,5 мең га мәйданда (85%), рапс – 39,9 мең га (33%) башкарылган. Бәрәңге – 0,8 мең га (8,3%), кукуруз – 22,5 мең га да (12%).
Бер еллык үләннәрне 209,5 мең га да (75%) башкарганнар. Арпа 395,8 мең га (98%), бодай 377,5 мең га (74%) һәм борчак 57,7 мең га да (88%) җир куенына кергән.
Апас, Буа, Спас районнары әлеге өлкәдә бик актив эш алып бара. Мәсәлән, Апас районы игенчеләре мәйданнарның 92 % чәчү эшләрен башкарган. Районда 8,8 мең га – арпа, 11,3 мең га – бодай, 1,0 мең га борчак җир куенына кергән. Шулай ук районда шикәр чөгендерен чәчү дәвам итә (2,7 мең га).
Буа районы аграрийларында авыл хуҗалыгы культуралары сөрүлек җирләренең 100% алып тора (39,4 мең га). Биредә арпа 15,2 мең га, бодай 18,1 мең га һәм борчак 4,3 мең га. Шулай ук шикәр чөгендере 7,4 мең га да чәчелгән.