Татарстанда чәчү эшләре 1371,3 мең га мәйданда башкарылган

2013 елның 14 мае, сишәмбе

14 майга алынган мәгълүматлар буенча Татарстанда чәчү эшләре 1371,3  мең га мәйданда башкарылган, бу фаразланганның 76 %. Район игенчеләре  бәрәңге утыртуны да дәвам итә. Бүгенгесе көндә  – 0,9 мең га (9,6%) мәйданда бәрәңге җир куенына кергән. Кукуруз – 32,6 мең га  (17%) мәйданда чәчелгән. Шулай ук бер еллык үләннәрне чәчү эше 225,2 мең га (81%)  башкарылган. Арпа 400,6 мең га (99%), бодай 421,2 мең га (82%) һәм борчак 59,4 мең га да (91%).

Шикәр чөгендере чәчүне республикада 12 район алып бара. Гомумән алганда шикәр чөгендере – 49,8 мең га мәйданда (91%) башкарылган. Әлеге өлкәдә Зәй (8,2 мең га) һәм Буа (7,8 мең га) игенчеләре актив эш алып бара.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International