Бу көннәрдә Татарстанның Әлки һәм Спас районнарының кайбер хуҗалыклары язгы кыр эшләрен уңышлы төгәлләде. ТР Дәүләт Советы Рәисе Фәрит Мөхәммәтшин ике муниципаль районда чәчү эшләре темплары белән танышты.
Республика башлыгын эш сәфәрендә ТР Премьер-министры урынбасары – авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры Марат Әхмәтов, РФ ФҖ Дәүләт Думасы аграр мәсьәләләр комитеты рәисенең беренче урынбасары Айрат Хәйруллин, ТР Дәүләт Советының экология, табигатьтән файдалану һәм аграр мәсьәләләр комитеты рәисе Валерий Васильев, ә кырларны караганда Спас районы башлыгы Камил Ногаев һәм Әлки районы башлыгы Фердинат Дәүләтшин озатып йөрде.
Муниципаль районнар кырларында авыл хуҗалыгы предприятиеләре җитәкчеләре, авыл җирлекләре башлыклары һәм фермерлар белән очрашулар булды. “Сезнең район республика авыл хуҗалыгы секторында сизелерлек урын алып тора, сезнең 100 мең гектарга якын чәчүлек җирләрегез бар. Безнең бурыч – булган потенциалны нәтиҗәле файдалану”, - дип ассызыклады ТР авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры Спас районы аграрийларына мөрәҗәгать итеп.
“Быел корылык булган еллардан соң игенчелек өлкәсендәге вәзгыятьне уңай якка үзгәртергә тырышабыз, - дип билгеләп үтте Фәрит Мөхәммәтшин. –Яхшы нәтиҗә алу өчен эшкә ныклап тотыну зарур”. Игенчелек өчен һава шартлары яхшы тора, әмма чүп үләннәренә каршы көрәшне максат итеп куярга кирәк, дип белдерде парламент җитәкчесе.
Фәрит Мөхәммәтшин кырларны карагач журналистларга биргән әңгәмәсендә, бу көннәрлә кырларга тармак министрлыгы вәкилләреннән тыш республика җитәкчелеге вәкилләре дә чыкты. “Спас һәм Әлки районнарының үз үзенчәлекләре. Спас районында зур мәйданарны эшкәртүче эре инвесторлар юк, әмма фермерлык хуҗалыгы актив үсеш ала. Кырлар яхшы хәлдә, көзге культуралар да уңган, эшкә омтылыш бар”, - дип шәрехләде күргәннәрен Фәрит Мөхәммәтшин.
“Әлки районы кырлары бигрәк тә куандыра, - дип белдерде Дәүләт Советы Рәисе. – Бу бер еллык кына хезмәт түгел. Район уңышларында “Кызыл Шәрык” агрохолдингы белгечләренең дә өлеше бар. Биредә еллар буе җайга салынган технология булуы күренә. Район хакимияте белән килешеп эшләү чагыла. Агымдагы елда уңыш сизелерлек югары булучагына ышанырга мөмкин дип уйлыйм”.
Татар-информ