Чирмешән районында “Чирмешән-АГРО”да савым сыерлары инде ун көн чамасы саф һавада, җәйләүдә. “Туймәт”тә дә җәйләүгә күченгәннәр. Җәйләүдә бер ай чамасы ремонт үткәргәннәр.
“Туймәт” бүлекчәсе җитәкчесе Мигъдәт Кәримов әйтүенчә, сыерларның азыктан өзелгәне юк, улакларга печән, силос, сенаж, һәр башка уртача биш килограмм фураж да салалар. Тоз, су проблемасы юк. Өч йөзләп сыер көндез рәхәтләнеп көтүдә йөри, анда-монда чапмыйлар, хәзер яшел үлән баш калкытты инде.
Эшне күрсәткечләр белән бәялибез, “Туймәт”тә былтыр бу вакытта көнгә уртача 1700 килограмм сөт саусалар, бүген 2400 килограммнан да күбрәк. Быел, узган дүрт айда 185 бозау туган, - дип хәбәр итә район хәбәрчеләре.