2013 елның 4 октябренә алынган оператив мәгълүматларга караганда быел Татарстанда һәр гектардан 113,9 мең т бәрәңге казылган. Мәйданнарның 6,3 мең га җыеп алынган, бу фаразланган күрсәткечнең 79 проценты. Уртача уңыш - 180 ц/га тәшкил итә.
2013 елның 3 октябренә алынган оператив мәгълүматларга караганда быел Татарстанда 782,6 мең т шикәр чөгендере казып алынган, уртача уңыш - 350 ц/га тәшкил итә.
Район авыл хуҗалыгы идарәсе тарафыннан киләсе язда чәчеләчәк орлыкларны 15 октябрьгә кадәр калибрлап бетерү бурычы куела.
Татарстанның авыл хуҗалыгы өлкәсе үсешен тәэмин итү өчен инновацион эшчәнлек алып бару, югары технологияләргә таянып эш итү мөһим. Шуны истә тотып, 20 сентябрь көнне республикада әлеге тармакны модернизацияләү турындагы иң яхшы проектларны ачыклау буенча бәйге игълан ителде.
Агросәнәгать паркына ММЧ вәкилләре өчен экскурсияне генераль директор Олег Власов үткәрде. Аның аңлатуынча, комплексның төп өстенлеге шунда: ул фермерларга аралашчылардан башка гына үз продукциясе белән сәүдә итү, производствосын ачу мөмкинлеге тудыра. Дүшәмбе Казанның башка базарларындагы кебек биредә санитар көн дип игълан ителгән.
Арча муниципаль районы Көтек авылында тау өстендә элек сарык фермалары иде. Колхоз беткәч, алар да бушап калган. Бәхеткә, биредә яшәүче Дамир Шакирҗанов әнә шул торакларны алып эшмәкәрлеккә керешкән. “Үземнең малларны, олы яшьтәге әнинең сыерын шунда менгереп куюдан башлаган идем эшне”, — ди ул.
2013 елның 1октябренә алынган оператив мәгълүматларга караганда быел Татарстанда гектардан 110,9 мең т бәрәңге казып алынган. Мәйданнарның 6,2 мең га җыеп алынган, бу фаразланган күрсәткечнең 77 проценты дигән сүз. Уртача уңыш - 180 ц/га тәшкил итә.
Балтач муниципаль районы – булачак уңышның нигезен салуда мөһим роль уйнаган, җир эшкәртү буенча быел да республикада әйдәп баручы төбәк. Алар инде барлык мәйданнарның 92 процентын эшкәртергә өлгергән. Әтнә, Актаныш, Зәй һәм Теләче районнарында да җир эшкәртүгә игътибарны киметмиләр.
Минзәлә муниципаль районы башлыгы Айдар Салахов “Мензелинские зори” агрофирмасы Калморза хуҗалыгы басуында җирләрне тирәнтен эшкәртү буенча семинар-киңәшмә үткәрде. Анда агрофирма, хуҗалык, КФХ җитәкчеләре, аларның баш агрономнары, инженерлар, авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек идарәсе белгечләре катнашты.
2013 елның 30 сентябренә алынган оператив мәгълүматларга караганда быел Татарстанда рапс 64,3 мең гектар мәйданда җыеп алынган, бу 63 процент.
Уртача уңыш күләме 8,5 ц/га тәшкил итә. Ә менә Актаныш муниципаль районында уртача уңыш күләме югары. Биредә - 15,4 ц/га тәшкил итә. Ә Сарман районында 14,7, Азнакайда – 12,0, Арча районында – 10,9, Балык-Бистәсе районында - 10,4, ә Кумарада – 10,0 ц/га һ.б.