Чүпрәле муниципаль районы буенча 7073,6 тонна бөртекле ашлык орлыклары амбарларга салынган. Бу планда каралганча - җитәрлек күләмдә. Шуның 2200 тоннага якыны тикшерелгән дә инде.
– Безнең районда кондициясез орлыклар юк, - ди беренче категорияле агроном Дамирә Халитова.
Сер түгел, элегрәк елларда бөртеклеләрне (арпа, бодай, солы, борчак һ.б.) калибрлап беренче һәм икенче классларга бүлә торганнар иде. Ә хәзер андый классларга бүлү беткән, аларны тик “кондицияле” һәм “кондициясез” дип кенә йөртәләр икән.
Районның орлыкчылык инспекциясе башлыгы Исламетдин Низамовның әйтүенә караганда, “Цильна” җәмгыяте ел саен орлыкчылык белән ныклап шөгыльләнә. Үсемлекчелектәге алга китешнең сәбәбе дә шунда. Элиталы яңа сортлар һәм кырчылыктагы алдынгы технологияләр белән эшләми торып югары уңышка йөз тоту мөмкин дә түгел, ди ул. Әлеге җәмгыять республиканың орлыкчылык юнәлешендә эшләүче фәнни берләшмәләр белән дә элемтә тота, үзендә югары сортлы орлык запасы да бар. Биредә, “Казанская-560” сортлы кышкы йомшак бодайга һәм “Нур” сортлы арпага өстенлек бирәләр. “Эстер” сортлы сабан бодаеннан да ел саен мул уңыш чыга. Ә менә “Ак Барс-Чүпрәле” җәмгыяте басуларын “Варис” сортлы борчак һәм “Раушан” сортлы арпа үз иткән. Күпчелек хуҗалыкларда солының “Аллюр” сортлысы чәчелә. Түбән Чәке җирлегендәге Фән Баһаветдинов җитәкләгән “Авторанспорт” җәмгыятенең дә чәчүлек орлыклары югары кондицияле. Биредәге басу мәйданнарының күпчелек гектарын “Скипетр” сортлы йомшак кышкы бодай били. Инспекциядә “Шәйморза” хуҗалыгы белгечләренә орлыкчылык белән эшләүне конкрет оештырырга кирәклеген дә әйттеләр.
Район авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек идарәсе тарафыннан киләсе язда чәчеләчәк орлыкларны 15 октябрьгә кадәр калибрлап бетерү бурычы куела. Чөнки һава температурасы 10-15 градус салкын булганда орлыкларны кузгатырга ярамый, дип хәбәр итә “Туган як” газетасы.