ЯҢАЛЫКЛАР


9
октябрь, 2013 ел
чәршәмбе

Кичә Воронеж өлкәсендә Россия Федерациясе Премьер-министры Дмитрий Медведев "Россия Федерациясендә сөт терлекчелеген үстерү турында" киңәшмә үткәрде. Киңәшмәдә Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов катнашты.

“Арпаның килограммы 6 сумга төшкәндә, кукурузныкы 2 сум гына икән, аның терлекчелекне күтәрүгә хәлиткеч этәргеч бирәсен күреп торасыз. Мөмкин кадәр күбрәк бөртеккә суктырып алып, янчетеп, базга салып куйсагыз, отачаксыз,” – диде ТР Премьер-министры урынбасары-авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры Марат Әхмәтов “АПК “Азык-төлек программасы” җәмгыяте базасында үткәрелгән республика семинарында. 


8
октябрь, 2013 ел
сишәмбе

Бүген ТР Премьер-министры урынбасары – ТР авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры Марат Әхмәтов Игенчеләр сараендагы матбугат конференциясендә игенчелек елына нәтиҗәләр ясады һәм ТР агросәнәгать комплексы өлкәсендә программа чараларын билгеләде.

Кичә Татарстан Президенты Апас һәм Буа муниципаль районнарында авыл хуҗалыгы культураларын җыеп алу барышы белән танышты. Рөстәм Миңнеханов Буа районының “Ак Барс” агрохолдингы составына керүче “Дружба” агрофирмасы кырында авыл хуҗалыгы берләшмәләре җитәкчеләре белән очрашты. Татарстан Республикасы Премьер-министры урынбасары - авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры Марат Әхмәтов һәм район башлыгы Азат Айзатуллов озатып йөрде.

Россельхозбанк  Ерак Көнчыгышта зыян күрүчеләргә ярдәм итү максатыннан махсуз счетлар булдырды. Биредә кемнәрнең ярдәм итәсе килә, шулар үз өлешләрен кертә алачак.

Матди ярдәм иң күп зыян күргән дүрт районда яшәүчеләргә юлланачак. Исегезгә төшерик, Ерак Көнчыгыш төбәкләрендә соңгы ун елда иң көчле су басу булды. Ул Амур өлкәсен, Яһүдләр автономияле өлкәсен һәм Хабаровск краен колачлады.

2013 елның 8 октябренә алынган оператив мәгълүматларга караганда быел Татарстанда һәр гектардан 127,7 мең т бәрәңге казып алынган. Мәйданнарның 7,2  мең га җыеп алынган, бу фаразланган күрсәткечнең 89 проценты. Уртача уңыш - 178 ц/га тәшкил итә.


7
октябрь, 2013 ел
дүшәмбе

 2013 елның 28 сентябрендә Татарстан Республикасы башкарма хакимият органнары аппаратлары һәм Татарстан Республикасы дәүләт органнары хезмәткәрләре арасында узган Спартакиадада мини-футбол уеннары үтте.

ТРАвыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгы командасы составында Татарстан Республикасы авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрының терлекчелек буенча урынбасары Нәҗиб Хаҗипов  та бар иде.

Быел Татарстанда шикәр чөгендере уңышы яхшы, ләкин аны җыеп алуга бәйле хәл катлаулы. Бу хакта атналык республика киңәшмәсендә ТР Премьер-министры урынбасары – ТР авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры Марат Әхмәтов белдерде.

Татарстанда 1,5 мең т бәрәңге җыеп аласы калган, дип хәбәр итте республика киңәшмәсендә ТР Премьер-министры урынбасары – авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры Марат Әхмәтов.


4
октябрь, 2013 ел
җомга

Чүпрәле муниципаль районының авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек идарәсенең актлар залында хуҗалыклар һәм агрофирма филиаллары җитәкчеләре, зоотехниклары һәм ветеринария белгечләре катнашында үткәрелгән киңәшмә-укуда да сүз, нигездә, терлекчелек тармагын үстерү мәсьәләләренә багышланган иде. Киңәшмә-уку эшендә район башлыгы Александр Шадриков, район авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек идарәсе начальнигы Ирек Мөхәммәтҗанов һәм Н.Э.Бауман исемендәге Казан дәүләт ветеринария медицинасы академиясе профессоры Наил Сафиуллин катнашты.


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International