2013 елның 30 сентябренә алынган оператив мәгълүматларга караганда быел Татарстанда рапс 64,3 мең гектар мәйданда җыеп алынган, бу 63 процент.
Уртача уңыш күләме 8,5 ц/га тәшкил итә. Ә менә Актаныш муниципаль районында уртача уңыш күләме югары. Биредә - 15,4 ц/га тәшкил итә. Ә Сарман районында 14,7, Азнакайда – 12,0, Арча районында – 10,9, Балык-Бистәсе районында - 10,4, ә Кумарада – 10,0 ц/га һ.б.
Татарстанда гектардан 110,4 мең т бәрәңге казып алынган. Мәйданнарның 6,1 мең га җыеп алынган, бу фаразланган күрсәткечнең 76 проценты дигән сүз. Уртача уңыш - 180 ц/га тәшкил итә.
Шулай ук, Республикада 696,4 мең т шикәр чөгендере казып алынган, уртача уңыш - 347 ц/га тәшкил итә. Бүгесе көндә 20,1 мең га мәйданнан тамыразык җыеп алынган, бу гомуми күләмнең 36 процентын дигән сүз.
Тулырак мәгълүматлар белән биредә танышырга мөмкин.