2013 елның 4 октябренә алынган оператив мәгълүматларга караганда быел Татарстанда һәр гектардан 113,9 мең т бәрәңге казып алынган. Мәйданнарның 6,3 мең га җыеп алынган, бу фаразланган күрсәткечнең 79 проценты. Уртача уңыш - 180 ц/га тәшкил итә.
Шулай ук, шикәр чөгендерен алуны да дәвам итәләр. Бүгесе көндә Татарстанда 23,7 мең га мәйданнан тамыразык җыеп алынган, бу гомуми күләмнең 43 проценты дигән сүз. 840,2 мең т шикәр чөгендере казып алынган, уртача уңыш - 355 ц/га тәшкил итә.
Тулырак мәгълүматлар белән биредә танышырга мөмкин.