ЯҢАЛЫКЛАР


30
сентябрь, 2013 ел
дүшәмбе

Узган айда Татарстанда бу вакыт өчен гадәттәгедән 4 тапкыр артык явым-төшем булган. Бу хакта ТР Хөкүмәт йортында узган республика киңәшмәсендә ТР Премьер-министры урынбасары – авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры Марат Әхмәтов белдерде. Киңәшмәне ТР Премьер-министры Илдар Халиков үткәрде.     

Тукай муниципаль  районының  «Кама» агрофирмасының Игенче бүлекчәсе рапс культурасы 1300 гектарга якын җир били. Бүгенге көнгә шуның 400 гектардан артыгы җыеп алынган.


28
сентябрь, 2013 ел
шимбә

Бүген “Казан” Агросәнәгать паркында чираттагы Авыл хуҗалыгы ярминкәсе узды. Шулай ук, Казан шәһәренең тагын дүрт районында да ярминкәләр оештырылган иде.       


27
сентябрь, 2013 ел
җомга

Балтач районының ярты хуҗалыгы бәрәңгедән баш тарткан заманда “Бөрбаш” хуҗалыгында элеккеге кебек бу культураны күпләп игә. Быел 66 гектарда 5 төрле сорт утыртканнар. Невскийны шактый еллар дәвамында үстерә­ләр икән. Аның мәйданы башка сортларга караганда күбрәк.

Чирмешән муниципаль  районының “Чирмешән-АГРО“ җәмгыяте Зәй шикәр заводына 12 365 тонна чөгендер озаткан. “Кади“да да бу эшләргә керештеләр. Алар татлы тамырны Нурлатка ташый.

2013 елның 27 сентябренә алынган оператив мәгълүматларга караганда быел Татарстанда гектардан 107 мең т бәрәңге казып алынган. Мәйданнарның 5,9 мең га җыеп алынган, бу фаразланган күрсәткечнең 74 проценты. Уртача уңыш - 180 ц/га тәшкил итә. Алабуга муниципаль районында уртача уңыш күрсәткечләре югары. Биредә - 291 ц/га, азга гына Зәй районы калыша, аларда – 280 ц/га, Арчада – 255 ц/га, Түбән Камада – 250 ц/га һ.б.


26
сентябрь, 2013 ел
пәнҗешәмбе

Агымдагы елның 24-25 октябрь көннәрендә Мәскәүдә (“Измайлова”) агросәнәгать комплексы  җитәкчеләренең Бөтенроссия  күләм конференциясе узачак.

Татарстанның Авыл хуҗалыгы фәнни-тикшеренү институтында алмагачның “Бәхет кошы” исемле яңа сортын чыгарганнар. Ул хәзер сорт буларак дәүләт сынавын уза. Аның авторы – җимеш бирә торган культуралар селекциясе лабораториясе мөдире, авыл хуҗалыгы культуралары докторы Геннадий Осипов.


25
сентябрь, 2013 ел
чәршәмбе

Бүген Татарстан Республикасы Премьер-министры урынбасары – авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры Марат Әхмәтов Кайбыч, Апас һәм Буа муниципаль районнарында көзге яңгырларга да бирешмичә кырда тир түгүче механизаторларның эше белән якыннан танышты.

2013 елның 25 сентябренә алынган оператив мәгълүматларга караганда быел Татарстанда гектардан 101,1 мең т бәрәңге казып алган. Мәйданнарның 5,6 мең га җыеп алынган, бу фаразланган күрсәткечнең 70 проценты. Уртача уңыш - 180 ц/га тәшкил итә.


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International