“Казан” агросәнәгать паркында бүген массакүләм мәгълүмат чаралары вәкилләре өчен үзенә күрә “ачык ишекләр” көне оештырылды. Республика матбугат һәм массакүләм коммуникацияләр агентлыгы җитәкчесе Ирек Миңнәхмәтов җитәкчелегендәге журналистлар төркеме быел май аенда ишекләрен ачкан әлеге күп профильле җитештерү-логистика үзәгенең эшчәнлеге белән якыннан танышты. “Казан” агросәнәгать паркының генераль директоры Олег Власов белдерүенчә, әлегә халыкта авыл хуҗалыгы подукциясе белән яңа форматта эшләүче бу комплекс хакында мәгълүмат җитәрлек түгел. Аны еш кына авыл хуҗалыгы өчен технологик җиһазлар тәкъдим ителә торган урын итеп күзаллыйлар. Бүгенге пресс-турның максаты агросәнәгать паркының республика, беренче чиратта, Казан халкын авыл хуҗалыгы продукциясе белән тәэмин итүдәге, авыл хуҗалыгы җитештерүчеләренең эшкәртү производстоларын оештырудагы мөһим ролен журналистлар аша халыкка җиткерү иде.
Әлегә Россиядә тиңе булмаган бу комплекс 8,5 гектар мәйдан били. Ул бер түбә астында берничә юнәлешне: җитештерү, сәүдә, склад, хезмәт күрсәтү зоналарын берләштерә. Төп зоналар урнашкан ябык корылма мәйданы 50 мең кв метр тәшкил итә. Илдә тәҗрибә проекты буларак гамәлгә ашырылган бу комплекс (финанслауда федераль һәм республика казналары катнашты), беренче чиратта, фермерларга, авыл хуҗалыгында эшләүче кече һәм урта бизнес вәкилләренә исәпләнгән.
Агросәнәгать паркына ММЧ вәкилләре өчен экскурсияне генераль директор Олег Власов үткәрде. Аның аңлатуынча, комплексның төп өстенлеге шунда: ул фермерларга аралашчылардан башка гына үз продукциясе белән сәүдә итү, производствосын ачу мөмкинлеге тудыра. Дүшәмбе Казанның башка базарларындагы кебек биредә санитар көн дип игълан ителгән.
Ул таныштыруны ике сәүдә залыннан башлады. Аларның берсендә сәүдә лабаздан, икенчесендә павильоннардан алып барыла. Олег Власов раславынча, биредә сатылучы авыл хуҗалыгы продукциясенең уртача бәясе Үзәк колхоз яки Чехов базарларына караганда 10 процентка түбәнрәк. Аның сүзләренә караганда, фермерлар белән килешү нигезендә бәяләрне төшерү буенча акцияләр оештырыла икән.“Фермер белән килешү нигезендә минималь бәя куелган сату ноктасы билгеләнә. Аның янында эшләүче фермер да бу бәяләр белән исәпләшә”, -ди ул.
Ассортиментка килгәндә, алар арасында республикага читтән кертелгән продукция дә бар. “Үзебездә җитештерелми торган теге яки бу продукциягә сорау бар икән, без аны ассортиментка кертәбез”, - ди генераль директор. Аның ассызыклавынча, товар бәясе һәм бай ассортимент төп җәлеп итүче фактор булырга тиеш.
Җитештерү зонасына килгәндә, ул ике юнәлешне берләштерә. Аларның берсе эшмәкәрләргә биредә үз производствосын урнаштырып, продукциясен җитештерү өчен көйләнгән. Икенче юнәлеш – агросәнәгать паркы идарәсенең үз производстволарын булдыру өчен җайлашачак. Олег Власов аңлатканча, комплексны карап тоту чыгымнары зур, аренда бәясенә генә яшәп булмый. Агросәнәгать паркының чыгымнары айга 8 млн сумга җитәргә мөмкин, ди ул. Керемнәр исә 4-5 млн сум чамасы. “Бүген бурыч – зарарсыз эшләү дәрәҗәсенә чыгу, шул юнәлештә адымнар ясыйбыз. Шул ук вакытта объектның социаль әһәмиятле булуын аңлыйбыз”, -ди ул.
Аренда хакы димәктән, ул фермерлар, эшмәкәрләр өчен биредә аена 12500 сум тәшкил итә. Олег Власов аңлатканча, бу бәягә бөтен сумма – эш урыннарын, склад, суыткыч урыннарын, җиһазларны арендалау бәясе дә, коммуналь чыгымнар һ.б. керә. Фермерларга ай саен шушы сумманы кертеп, өстәвенә сатучыга хезмәт хакы түләп барганчы, продукциясен арадашчы аша гына сату файдалырак түгелме, дигән сорау юллаучылар да булды генераль директорга . “Бүген иң мөһиме – фермерның сайлап алу мөмкинлеге булуда. Без аларга альтернатива тәкъдим итәбез. Ахыргы карарны ул үзе хәл итәргә тиеш”, - ди Олег Власов.
Агропромпаркның җитештерү зонасында бүген ике цех эшли. Беренче булып ипи пешерү цехы ачылган булган. Сентябрьдән тавык итен эшкәртү цехы эшли башлаган. Биредә шөгыльләнүче эшмәкәр Искәндәр Шәмсетдинов аңлатканча, алар монда эшкәртү белән генә шөгыльләнә, ә сәүдә башка нокталарда алып барыла. Агросәнәгать паркын производство өчен сайлауны ул, монда тәкъдим ителгән мөмкинлекләрнең башка бер җирдә булмавы белән бәйләп аңлатты.
Шулай ук биредә ветеринария лабораториясе, кафе, ераграк районнардан килгән фермерлар өчен кунакханә, арендаторлар өчен офис үзәге эшли.
Сәүдә мәйданнары хәзергә 40-45 процентка тулыланган, склад зонасының яртысы тулы, производство мәйданнары 20-30 процентка тулыланган. Олег Власов раславынча, 3-6 айда гына Россиядә мондый объектларны популярлаштырып булмый, һәр объектка күнегү өчен вакыт кирәк. “Шуннан чыгып караганда, бүгенге динамиканы уңышлы дип саныйбыз”, - дип ул ай саен үсеш тенденциясе күзәтелүен белдерде.
Биредәге ярминкә мәйданында шимбә-ял көннәрендә авыл хуҗалыгы ярминкәләре дә уза. Халыкны бирегә җәлеп итүче төп факторларның берсе -аның транспортта килү өчен уңайлы урында булуы. Әлегә агропромпаркка түләүсез махсус автобуслар йөрми. Шәһәр Башкарма комитеты белән килештерү нәтиҗәсендә, 97, 34, 69 нчы маршруттагы шәһәр автобусларының маршрутлары әлеге комплекс яныннан уза. Сатып алынган продукцияне халыкның өенә кадәр кайтарып кую хезмәте дә әлегә көйләнмәгән. Олег Власов бу хезмәтне оештыру мөмкинлекләре каралачагын ышандырды. Әлегә сатып алучыларга тукталышка кадәр товарларын илтеп куюда түләүсез электромобильләр ярдәмгә килә.
Агросәнәгать паркының генераль директоры республикада шушындый комплекслар берничә булырга тиеш, дип саный. Мәсәлән, Бөгелмә яки Әгерҗе районы фермерларына юлга зур чыгымнар тотып Казанга продукциясен алып килеп сәүдә итү отышлы түгел.
Татар-информ