Арча муниципаль районы Көтек авылында тау өстендә элек сарык фермалары иде. Колхоз беткәч, алар да бушап калган. Бәхеткә, биредә яшәүче Дамир Шакирҗанов әнә шул торакларны алып эшмәкәрлеккә керешкән. “Үземнең малларны, олы яшьтәге әнинең сыерын шунда менгереп куюдан башлаган идем эшне”, — ди ул.
Тора–бара яңа торак төзеп эшенә киң колач бирә ул. Хәзер чын утар биредә. Комбайн, тракторлар, авыл хуҗалыгы машиналары бар да түбә астында. Элеккеге типовой проект буенча эшләнгән бәрәңге базы менә дигән гаражга әверелгән.
— Быел кышка янгын сүндерү машинасын да шунда куям, — ди Дамир. — Гаражда җылыту системасы ясап куйдык.
Янгын сүндерү машинасына башта ук күз төшкән иде. Әле бер эшмәкәрдә дә андый техника күргән юк. Тарихы да кызыклы.
— Утильгә китергән җирдән алып калдым, — ди Дамир Шакирҗанов. — Аның урынына 8 тонна металл ватыклары тапшырырга туры килде.
Гаилә фермаларын республика Президенты юкка гына авылның киләчәге, ныклыгы дип әйтми. Җиде кешене эшле иткән Дамир, сезонлы эшләрдә алар артып та китә. Техника, ашлык, терлек азыгы кирәк кешегә дә килер урын бар.
Гаилә фермасында бүген 86 мөгезле эре терлек бар. Шуның 44е — сыерлар. Хатыны Нурзилә, улы Надир — Дамирның иң ышанычлы ярдәмчеләре.
— Августта — 25, сентябрьдә 25,3 тонна сөт саттык, — ди исәп–хисап эшләре өчен җаваплы булган Нурзилә. — Барысы 31 бозау алдык инде.
Сөт бәяләре белән дә кызыксындым. Республика Президенты Рөстәм Миңнеханов гаилә фермаларыннан, шәхси хуҗалыклардан сөт сатып алу бәяләрен аерым контрольдә тотарга куша. Безнең район җитәкчелеге дә халыктан җыела торган сөт бәяләрен күтәрү өчен күптәннән көрәшә.
Бу яктан Дамир Шакирҗанов канәгать. Сөтнең литрын 18 сумнан килеп алып торалар.
Соңгы вакытта Яңа Кырлайдан сөт бәяләре түбән, дип шалтыратучылар булды. Мәгълүматларга күз салсак, бу, чыннан да, шулай. “Дуслык” кооперативы сөт җыючылар Г.Хәйретдинов белән М.Газизовка бер литрга 14 сум түли, халыкка 13 сумы кала. Иске Кырлайда сөт җыючы Ф.Миңнуллин да “Дуслык”ка тапшыра, бәяләр югарыдагыча, дип хәбәр итә район газетасы.