Минзәлә муниципаль районы башлыгы Айдар Салахов “Мензелинские зори” агрофирмасы Калморза хуҗалыгы басуында җирләрне тирәнтен эшкәртү буенча семинар-киңәшмә үткәрде. Анда агрофирма, хуҗалык, КФХ җитәкчеләре, аларның баш агрономнары, инженерлар, авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек идарәсе белгечләре катнашты.
Семинарга килүчеләр К-744 Р 2 тракторына тагылган “Кентавр-5001-2” супер агрегатының җир эшкәртүен карады. Бу агрегат берьюлы дүрт төрле эш башкара, туфракның уңдырышын күтәрүгә ярдәм итә. Традицион фән өйрәткәнчә, уңыш күбрәк булган саен, туфракта туклыклы матдәләр күбрәк сарыф ителә, ул ярлылана бара. Әлеге технология белән гамәлдә икенче процесс барачак, ягъни уңыш югарырак булган саен, туфрак органик матдәләргә шулкадәр күбрәк байый бара. Болай эшләгәндә туфракның гумус катлавы кимүе туктала, аны тотрыклы итә.
Районның кайбер хуҗалыкларында җирләр эрозияләнә. Эрозия аркасында хуҗалыклар ел саен шактый гына уңдырышлы катламны югалта. Районда уңдырышлы җирләр сөзәк яки тигез булмаган зоналарда да бар. Эрозия булганда районда ел саен шактый гына гумус югала. Кайсыбер хуҗалыкта гумус кына түгел, ә 5-10 сантиметр туфрак катламы да юкка чыга.
Җирләрнең уңдырышлылыгын саклау өчен нинди чаралар күрү таләп ителә? Район хуҗалыкларында эшләүче агрономнар бу юнәлештә нинди тәкъдимнәр кертә? Соңгы җиде-сигез елда район игенчеләре җирләрне сөрмичә, эшкәртмичә генә чәчә башлаган. Аны ”нольдәге технология” “турыга чәчү” дип тә атыйлар.
Бу технологиядә күчү техника ягулыгын куллануны 60 процентка кадәр киметергә мөмкинлек биргән. Ә менә җирләр тыгызланганнан тыгызлана бара. Әле менә шул җирләрне тирән эшкәртү максатыннан “Мензелинские зори” агрофирмасы Германиядә эшләнгән “Кентавр-5001-2” супер маркалы тирән эшкәртә торган агрегат сатып алган, аны хуҗалык җитәкчеләренә, агрономнарга күрсәттеләр. Мондый агрегат агрофирмада икенчесе инде. Шуңа алар дүрт елга бер булса да һәр басуны әнә шул технология белән эшкәртергә алынганнар. Бу агрегат җирне 35 сантиметрга чаклы йомшарта, кантарларны вата, дисклый, катоклый. 5,1 метр киңлелектәге агрегат белән җир тирәнлеген 18-20 сантиметрга чаклы эшкәрткәндә, бер сменага 50 гектар басуны эшкәртергә була. Бу кадәр җирне сөрергә генә ике К-701 тракторы кирәк. Ә дым каплату, культивацияләү һәм башкасы... Әлеге агрегат белән эшләгәннән соң иртә язда чәчү комплексы белән шул килеш чәчәргә була. Бу технология эшләгәндә дә кораллар арсеналы бик аз була һәм бу агрегат белән эшләгәндә туфрак ваклана, аның өске катламы яхшылап эшкәртелә. Элек түбән уңыш туфракта дым булмау белән генә аңлатылып килсә, яңа технология корылык шартларында да уңыш үстерү мөмкинлеген раслаячак, диләр, ”Мензелинские зори”лылар.
Агрофирма җитәкчесе Айдар Заһитов яңа алымнар кулланып эшли, яңача фикерли, эзләнә. Һәр яңалык тормышка авырлык белән керә. Ләкин авыл хуҗалыгының бүгенге авыр икътисади хәле мондый чакта җитәкчеләрдән, агрономнардан кыюлык һәм тәвәккәллек сорый. Бу хакта ТР муниципаль берәмлекләре порталы хәбәр итә.