2013 елның 1октябренә алынган оператив мәгълүматларга караганда быел Татарстанда гектардан 110,9 мең т бәрәңге казып алынган. Мәйданнарның 6,2 мең га җыеп алынган, бу фаразланган күрсәткечнең 77 проценты дигән сүз. Уртача уңыш - 180 ц/га тәшкил итә.
Шулай ук, Республикада рапс 64,4 мең гектар мәйданда җыеп алынган, бу 63 процент. Уртача уңыш күләме 8,5 ц/га тәшкил итә.
Шикәр чөгендерен алуны да тулы көченә алып баралар. Бүгенгесе көндә Татарстанда 709,5 мең т шикәр чөгендере казып алынган, уртача уңыш - 347 ц/га тәшкил итә. Бүгесе көндә 20,5 мең га мәйданнан тамыразык җыеп алынган, бу гомуми күләмнең 37 процентын дигән сүз.
Тулырак мәгълүматлар белән биредә танышырга мөмкин.