Тырыш хезмәтнең җимеше татлы

2013 елның 1 октябре, сишәмбе

Балтач муниципаль районы – булачак уңыш­ның нигезен салуда мө­һим роль уйнаган, җир эш­кәртү буенча быел да республикада әйдәп баручы төбәк. Алар инде барлык мәйданнар­ның 92 процентын эшкәртергә өлгергән. Әтнә, Актаныш, Зәй һәм Теләче районнарында да җир эшкәр­түгә игътибарны киметмиләр.

Сөт җитештерүдә дә шулай. Саба, Әтнә, Балтач, Кайбыч, Актаныш һәм башка кайбер район терлекчеләренең тырышлыгы нәтиҗәсендә, республика буенча сөт җитештерү азмы-күпме тотрыклы кала.
Башка культуралардан аер­малы буларак, чөгендер кыр­ларында быел гаҗәеп уңыш бар. Быел исә урыны белән гектарыннан ул 700-800 центнерга җитә. Республика буенча бу күрсәткеч гектарыннан 347 центнер тәшкил итә. Әлегә 700 мең тоннадан артык уңыш җыеп алынган.

Ни хикмәттер, чөгендер уңышын җыю буенча эшне дә төрле хуҗалыклар төрлечә оештыра. Бу эштә Зәй, Сарман, Нурлат, Тукай, буа районнарында яңгыр туктаган арада тәүлек дәвамында эшләп калырга тырышалар.
Апас районында быел 2732 гектарда шикәр чөгендере чә­челгән. Бүген инде шуның яртысын алырга өлгергәннәр. Дө­рес, бу эш башка елларга кара­ганда авыррак бара. Өс­тән гел яңгыр явып торганда, кешеләр генә түгел, кайчак техника да чыдамый. Тик эшне дөрес итеп оештыра белү, матди кызыксындыру чараларын уңышлы куллану үзенекен итә. Механизаторлар беренче мөм­кинлек булу белән эшкә керешә.Чөгендердән иң югары уңыш – Буа районында. Район хуҗалыкларының уртача күр­сәткече гектарыннан 453 центнер тәшкил итә.

“Ватаным Татарстан”

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International