Авыл хуҗалыгы өлкәсен үстерергә теләсәң, бәйгедә катнаш

2013 елның 2 октябре, чәршәмбе

Татарстанның авыл хуҗалыгы өлкәсе үсешен тәэмин итү өчен инновацион эшчәнлек алып бару, югары технологияләргә таянып эш итү мөһим. Шуны истә тотып, 20 сентябрь көнне республикада әлеге тармакны модернизацияләү турындагы иң яхшы проектларны ачыклау буенча бәйге игълан ителде.

Конкурсның төп максаты - Татарстанның агросәнәгать комплексы үсешенә йогынты ясарга мөмкин булган инновацион идеяләрне җыю, «иң яхшы» дип табылганнарын исә тормышка ашыру өчен шартлар тудыру. Әлеге проектлар машина, җиһаз, төрле җайланмаларга, фәнни һәм фәнни-методик эшләнмәләргә, мәгълүмати һәм биотехнологияләргә багышланган булырга мөмкин.

Чара «2011-2015 елларда Татарстанның авыл яшьләре» программасы кысаларында уздырыла. Төп оештыручылар - Авыл хуҗалыгы һәм сәүдә министрлыгы, Инвестиция һәм инновацияләрнең республикакүләм агросәнәгать үзәге һәм Татарстанның аграр яшьләр берләшмәсе.

Бәйгедә 18дән 35 яшькә кадәрге теләге булган һәркем катнаша ала. Яшь шәхси эшмәкәрләр тарафыннан тәкъдим ителгән идеяләргә аеруча зур игътибар биреләчәк.

Конкурс ике этапта узар, дип уйланыла. Беренче чиратта, жюри әгъзалары бәйгегә тәкъдим ителгән эшләр белән танышып, алар арасыннан кызыклы дип табылган проектларны сайлап ала. Шуннан соң конкурсның икенче өлеше башланып китә. Монда инде жюри алдында торган бурыч - иң өметле проектларны табу. Әлеге максаттан эшләрнең барысы да җентекләп анализлана, белгечләр тарафыннан яхшылап тикшерелә.

Бәйге җиңүчеләренең барысы да акчалата премияләр белән бүләкләнә, «Татарстанның авыл хуҗалыгы өлкәсен модернизацияләү өлкәсендә уздырылган бәйге лауреаты» дигән исем бирелә. Ә иң мөһиме, аларның барысына да үзләре белән кызыксынган компания һәм оешмалар белән махсус килешүләр төзү мөмкинлеге биреләчәк.

Конкурска гаризалар 28 октябрьгә кадәр кабул ителә.

 "Интертат"

 

 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International