Республикада 782,6 мең т шикәр чөгендере казып алынган

2013 елның 3 октябре, пәнҗешәмбе

2013 елның 3 октябренә алынган оператив мәгълүматларга караганда быел Татарстанда 782,6 мең т шикәр чөгендере казып алынган, уртача уңыш - 350 ц/га тәшкил итә.

Бүгесе көндә 22,3 мең га мәйданнан тамыразык җыеп алынган, бу гомуми күләмнең 40 проценты дигән сүз.

Республикада бәрәңге казу эшләре дә дәвам итә. Бүгенгесе көндә игенчеләр һәр гектардан 112,0 мең т бәрәңге казып алган. Мәйданнарның 6,2  мең га җыеп алынган, бу фаразланган күрсәткечнең 78 проценты. Уртача уңыш - 180 ц/га тәшкил итә.

Тулырак мәгълүматлар белән биредә танышырга мөмкин.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International