Татарстанда 1,5 мең т бәрәңге җыеп аласы калган, дип хәбәр итте республика киңәшмәсендә ТР Премьер-министры урынбасары – авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры Марат Әхмәтов.
Шул ук вакытта ул билгеләп үткәнчә, синоптиклар бу көннәргә кыр эшләрен алып бару өчен уңайлы һава торышын фаразлый, һәм ул аграрийларны җыелып, эшләрне төгәлләргә чакырды.
Министр бәрәңге җыеп алынмаган районнарга өстәмә техниканы җәлеп итәргә киңәш итте. “Бәрәңгене кырларда калдырырга ярамый. Быел бәрәңгегә яхшы бәяләр фаразланыла. Алар атна эчендә якынча 3 сумга артты. Быел бәрәңге бәядә була”, - диде ул.
Шул ук вакытта Марат Әхмәтов бәрәңгене саклау шартларына игътибар итәргә чакырды. Аның сүзләренчә, хәзер халык бәрәңгене тулы күләмдә әзерләп куймый: кешеләр аны ай саен алырга ияләнде. Аның сүзләренчә, моңа бәйле рәвештә, бәрәңгене сакларга өйрәнергә кирәк. ТР Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгы сайтында белгечләргә тиешле киңәшләр урнаштырылган.
ТР Премьер-министры муниципаль берәмлек башлыкларын эшне максималь оештырырга һәм киләсе атна эчендә кырлардагы уңышны алып бетерергә чакырды.
Татар-информ