Район башлыкларына, инвесторларга Мамадышта кукурузны бөртеккә игүнең өстенлекләре күрсәтелде

2013 елның 9 октябре, чәршәмбе

“Арпаның килограммы 6 сумга төшкәндә, кукурузныкы 2 сум гына икән, аның терлекчелекне күтәрүгә хәлиткеч этәргеч бирәсен күреп торасыз. Мөмкин кадәр күбрәк бөртеккә суктырып алып, янчетеп, базга салып куйсагыз, отачаксыз,” – диде ТР Премьер-министры урынбасары-авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры Марат Әхмәтов “АПК “Азык-төлек программасы” җәмгыяте базасында үткәрелгән республика семинарында. 

Мамадыш районының әлеге хуҗалыгы кукурузны бөртеккә игү белән беренче ел гына шөгыльләнми инде. Быел аны 750 гектардан артык силоска салу, 400 гектар–суктырып алу өчен чәчкән булганнар. Бөртеккә үстерелгәненең дә күп өлеше суктырылган инде. 

–Һәр гектардан 50шәр центнер уңыш алабыз,–ди хуҗалыкның баш агрономы Әлфәт Талипов. Бу бит–быелгысы корылыклы, сабан культураларын июнь һәм июль кояшы көйдергән елны! 

Семинарда катнашучылар “АПК “Азык-төлек корпорациясе” җәмгыятенең тәҗрибә участогында да булдылар. Анда быел кукурузның утыз төрле сорты чәчелгән булган.

Игенчелек тармакларын үстерү бүлеге  мөдире  Илдус Вәлиев аларның һәркайсыннан нинди уңыш алынуы, үзенчәлекләре белән таныштырды. “АПК “Азык-төлек программасы” үзе силоска кукурузның “РОСС-199”, французлар чыгарган “Дельфин”, бөртеккә “РОСС-140”, “Кубанский-101” сортларын чәчкән булган. Кунакларга кукурузны “ДОН-1500”, “Нәю Холланд”, “Клаас Тукано” комбайннары белән суктырып күрсәттеләр. Кабат терлекчелек комплексында кукурузны янчетеп (плющение) һәм ваклатып базга салу технологиясе күрсәтелде. “Ваклаткач, масса тыгызрак урнаша. Һава калмый, яхшырак һәм озагырак саклана. Массаны ай ярвымнан ашата башларга була. Ике ай тотсаң, тагын да яхшырак. Болай эшләгәндә аның мал организмы тарафыннан үзләштерелү дәрәҗәсе дә күтәрелә,”–диләр галимнәр. Премьер-министр урынбасары-авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры Марат Әхмәтов хуҗалыкта эшләрнең оештырылышыннан канәгать калды. Башкаларны да кукуруз белән җитди шөгыльләнә башларга чакырды ул.

Кунаклар терлекчелек комплексы белән дә танышып чыктылар. Хуҗалык бүгенге көндә мең сигез йөз баш сыердан кырык ике тонна сөт тапшыра. Киләчәктә сыерлар санын өч мең ярымга җиткерергә исәплиләр, дип хәбәр итә район газетасы.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International