Марат Әхмәтов матбугат конференциясендә игенчелек елына нәтиҗәләр ясады

2013 елның 8 октябре, сишәмбе

Бүген ТР Премьер-министры урынбасары – ТР авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры Марат Әхмәтов Игенчеләр сараендагы матбугат конференциясендә игенчелек елына нәтиҗәләр ясады һәм ТР агросәнәгать комплексы өлкәсендә программа чараларын билгеләде.

Якындагы 5 елда авыл хуҗалыгында хезмәт хакы республикадагы уртача хезмәт хакы кадәр булырга тиеш.

Аграр ведомство башлыгы хәбәр иткәнчә, быел чираттагы корылык аркасында, ашлыкның тулай күләме 2850 мең т булган.

Марат Әхмәтов фикеренчә, ашлык дефициты турында сүз бармый: Татарстанда күчә торган ашлык запасы 400 мең т тәшкил итә. Быел шикәр чөгендере дә хәлдән коткара. Соңгы 1,5 айда булган явым-төшмнәр әлеге авыл хуҗалыгы культурасының уңышын арттырган. Бу көннәрдә игенчеләр һәр гектардан 600-800 ц тамыразык ала.

Ләкин көндәлек яңгырлар шикәр чөгендерен җыеп алырга комачаулый. Товар җитештерүчеләр тәүлегенә 60 мең т шикәр чөгендере казый. Быел тамыразыкларның тулай күләме якынча 2 млн. т булыр дип фаразлана.

Кукурузны ашлыкка алу эше дә уңышлы бара, ул изелеп, кышкы чорда терлекләрне ашату өчен, туплап куела.

Алга таба Марат Әхмәтов агросәнәгать комплексы өлкәсендә перспектив юнәлешләргә дә тукталып үтте. Ул өстенлекле юнәлешләр рәтенә сөт производствосын кертте. Моңа бәйле рәвештә, Марат Әхмәтов игътибарны сөтне сатып алу бәяләренә юнәлдерде, алар соңгы вакытта үсә башлаган.

Аның фикеренчә, товар җитештерүчеләргә сөтнең килограммына 20шәр сум түләгән урыннарда агросәнәгать предприятиеләренең финанс хәле яхшыра.

ТР Премьер-министры урынбасары – ТР авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры хәбәр иткәнчә, Россиядә сөткә ихтыяҗ арта. Моңа бәйле рәвештә, сөтнең һәр литрына 23-24 сум түләргә әзер булган күрше төбәкләрдән дә Татарстан сөтен сатып алырга заказлар килә. Татарстан ел саен Россия кулланучыларына 150-200 т сөт җибәрү мөмкинлегенә ия.

-Аның сүзләренчә, бу вазгыятьтә кадрларны авылда тотып калуы һәм аларны лаеклы яшәү дәрәҗәсе белән тәэмин итүе кыен.

“Без якындагы 2-3 елда ТР агросәнәгать комплексын төптән модернизацияләргә тиеш. 2-3 кеше башкара торган эшне 1 кеше генә эшләргә тиеш”, - дип билгеләде Марат Әхмәтов.

“Биш елда авыл хуҗалыгында хезмәт хакы республикадагы уртача хезмәт хакы кадәр булырга тиеш”, - диде ул.

Шулай ук мөһим булган юнәлеш – корылыкка чыдам авыл хуҗалыгы культураларын үстерүгә юнәлеш алу. Министр фикеренчә, начар һава торышына бәйле булмас өчен, барлык чараларны күрергә кирәк. Бу өлкәдә аерым компанияләр һәм оешмалар тиешле күләмдә тәҗрибә туплаган. Шулай ук селекция фәне туфракта дым җитмәү белән бәйле хәлдән чыгу юлларын тәкъдим итә.

“Яңа методика Татарстандагы барлык 3 млн. га сөрүлектә кулланылырга тиеш, һәм бу безнең котылу чарасы”, - дип планнары белән уртаклашты аграр ведомство башлыгы.

Бу юнәлештә беренче адымнар инде бар. Агросәнәгать комплексының кайбер предприятиеләре кукурузны ашлыкка һәм көнбагышны үстерүгә юнәлеш алды, алар корылыкка чыдам һәм табыш китерә торган авыл хуҗалыгы культуралары булып тора.

Министр фикеренчә, минераль ашламаларны кертү системасын да яңадан карарга кирәк. Быел һәр гектар сөрүлеккә 100 кг минераль ашлама кертелгән булса, ашлыкның тулай күләме 500 мең тоннага арткан булыр иде.

Эшкәртелә торган җирнең мәйданыннан чыгып, дәүләт ярдәме күләмен дә арттырырга кирәк. Быел федераль хакимият конкрет чараларны тормышка ашырган: агросәнәгать комплексының кайбер предприятиеләре һәр гектар сөрүлеккә 300-400 сум алган. Әгәр дә дәүләт ярдәме күләме 1 мең сум/га җиткерелсә, авыл товар җитештерүчеләре сизелерлек финанс ярдәмен алган булырлар иде, дип йомгак ясады ТР Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгы башлыгы.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International