Республикада һәр гектардан 127,7 мең т бәрәңге казып алынган

2013 елның 8 октябре, сишәмбе

2013 елның 8 октябренә алынган оператив мәгълүматларга караганда быел Татарстанда һәр гектардан 127,7 мең т бәрәңге казып алынган. Мәйданнарның 7,2  мең га җыеп алынган, бу фаразланган күрсәткечнең 89 проценты. Уртача уңыш - 178 ц/га тәшкил итә.

Шулай ук, шикәр чөгендерен алуны да дәвам итәләр.  Бүгесе көндә Татарстанда 29,9 мең га мәйданнан тамыразык җыеп алынган, бу гомуми күләмнең 54 проценты дигән сүз. 1080,5 мең т шикәр чөгендере казып алынган, уртача уңыш - 361 ц/га тәшкил итә. Узган елда уртача уңыш күләме – 314 ц/га булган.

Тулырак мәгълүматлар белән биредә танышырга мөмкин.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International