Рөстәм Миңнеханов бөтенроссия сөт терлекчелеген үстерү буенча киңәшмәдә катнашты

2013 елның 9 октябре, чәршәмбе

Кичә Воронеж өлкәсендә Россия Федерациясе Премьер-министры Дмитрий Медведев "Россия Федерациясендә сөт терлекчелеген үстерү турында" киңәшмә үткәрде. Киңәшмәдә Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов катнашты.

Киңәшмә барышында Дмитрий Медведев белдергәнчә,  Россиянең дөнья дәрәҗәсендә сөт терлекчелек продукциясен җитештерүче булыга мөмкинлеге бар. "Без үзебене ризык һәм терлекчелек продукциясе белән тәэмин итә алабыз. Безнең дөньяда алдынгы сөт продукциясен җитештерүче булырга мөмкинлегебез бар. Бу матур сүз генә түгел, бу чыннан да шулай", — дип әйтте РФ Премьер-министры.

Соңгы биш елда, аның сүзләренчә, федераль бюджеттан сөт терлекчелегенә ярдәмгә 100 миллиард сум тирәсе бирелде. "Россия ел саен 30 миллион тоннадан артык сөт җитештерә", - дип әйтте Д.Медведев, әлеге саннарны 90нчы ел белән чагыштырып, ул Советлар Союзы чорында әлеге саннар югарырак булганын билгеләп үтте, ә бит сөт бөтен җирдә дә юк булмаган.

Киңәшмә барышында Россия Хөкүмәте башлыгы сөт терлекчелегенә дәүләт ярдәме алга таба да кимемәс дигән өметен белдерде.

Шул ук вакытта, Д.Медведев сүзләренчә, авыр бюджет шартларында дәүләт ярдәме механизмы эффективлыгын яхшыртырга кирәк. Ул авыл хуҗалыгын үстерү программасына һәм әлеге тармакка ярдәмгә 16 миллиард сум каралганын ассызыклады.

"Күптән түгел кертелгән субсидияләү төре, ягъни бер килограмм сатылган сөткә субсидиягә, азык бәясе арту сәбәпле, өстәмә акчаларны истә тотып, 13 миллиард сум тирәсе каралган", - дип искә төшерде Д.Медведев.

Киңәшмә барышында Россия сөт тармагы предприятиеләре рәисе Аркадий Пономарев сәүдә турындагы законга үзгәрешләр кертергә һәм кибет прилавкаларына товарлар барып җитүгә нинди дә булса бонусларны тулысынча тыярга тәкъдим итте.

Шуңа җавап итеп, Дмитрий Медведев аграриянең ваклап сату челтәрләрендә коррупция мәсьәләләре буенча хокук тәртибе органнарына мөрәҗәгать итәргә кирәк, диде."Законнарның төрле нормаларын бертуктаусыз үзгәртеп торудан файда юк. Без җаваплылыкның катырак нормаларын да урнаштыра алабыз, башка инструментлар да кертә алабыз. Әгәр предприятиеләр, үзләре килеп, бездән акча алалар дип прокуратурага хәбәр итмәсәләр, алар эшләмәячәк. Шушы челтәрдән булган берәрсен утыртсалар гына, нәтиҗә булачак", — дип саный Д.Медведев.

Аның сүзләренчә, әлеге мәсьәләләрдә сәүдә турындагы законга гына түгел, Җинаять кодексының статьяларына да мөрәҗәгать итәргә кирәк.

"Җинаять эше кузгатканда, сәүдә турындагы законга түгел, акча алуларга, коммерциячел сатып алуларга һәм башка җинаятьләргә бәйле статьяларга таяныла бит, аларны бер кем дә юкка чыгармады бит әле. Моны кулланырга кирәк, ишетегез шуны", — дип аңлатты Россия Федерациясе Премьер-министры.

ТР Президенты  матбугат үзәге

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International