Ютазы муниципаль районының авыл хуҗалыгы коллективларындагы савым көтүе хәзер төнлә терлекчелек биналарында тотыла.
Татарстан аграр вузлары һәм техникумнары республика авыл хуҗалыгында ихтыяҗ булган белгечләрне әзерләүгә көчен юнәлдерергә тиеш. Бу хакта Татарстан Хөкүмәт йортында видеоконференция режимында узган атналык киңәшмәдә Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов белдерде.
Балтач районы хуҗалыклары хәзердән үк алдагы елда чәчү өчен орлык әзерлиләр. «Татарстан», «Кама», «Активист» хуҗалыклары инде басудан ашлык кайта башлауга ук, яхшыларын гына сайлап җилгәреп орлыкка сала башладылар. Һәм инде күптән барлык чәчүлек материалны әзерләп бетерделәр. Һәр өчесендә дә орлыкларның тикшерелгән кадәресе кондицияле, тишелешләре югары, элита сортлары да шактый.
2013 елның 11 октябренә алынган оператив мәгълүматларга караганда быел Татарстанда һәр гектардан 132,0 мең т бәрәңге казып алынган. Мәйданнарның 7,5 мең га җыеп алынган, бу фаразланган күрсәткечнең 93 проценты. Уртача уңыш - 177 ц/га тәшкил итә.
Чүпрәле районы хуҗалыкларында һәм җәмгыятьләрендә терлекчелек тармагы төп табыш чыганагы булып тора. “Ак Барс-Чүпрәле” агрофирмасының Яңа Кәкерле һәм “Чүпрәле-Азык” җәмгыятенең Хорновар-Шигали филиалларында үткән семинар да терлекчелек тармагының рентабельлелеген арттыру мәсьәләсенә багышланган иде. Семинар эшендә район башлыгы Александр Шадриков, район авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек идарәсе начальнигы Ирек Мөхәммәтҗанов, җәмгыятьләр һәм агрофирма филиаллары директорлары, терлекчелек белгечләре катнашты.
Продукция эшкәртүдә чыгымнарны киметү буенча системалы эш бүген биредә мөһим бурычларның берсе булып кала
Бу якшәмбедә авыл хуҗалыгы һәм эшкәртү сәнәгате хезмәтчәннәре һөнәри бәйрәмнәрен билгеләп үтә. Шул уңайдан бүген “Корстон”да тармак хезмәтчәннәрен һәм ветераннарын хөрмәтләү тантанасы узды. Авыл хуҗалыгы уңганнарын ТР Президенты Рөстәм Миңнеханов котлады.
ТР Премьер-министры урынбасары – авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры Марат Әхмәтов җитәкчелегендәге Татарстан делегациясе Мәскәүдә “Алтын көз – 2013” XV Россия агросәнәгать күргәзмәсе ачылышында катнашты.
Татарстанның Авыл хуҗалыгы фәнни-тикшеренү институты арпаның корылыкка чыдам сортын чыгарган. Ул “Камашевский” исемен алган. Агымдагы елның корылык шартларында арпа уңышы арткан, ул 7 ц/га булган.
Татарстанда ел башыннан 122 мең т кош ите һәм 576 млн. данә йомырка җитештерелгән, бу үткән ел дәрәҗәсеннән 111 һәм 100 процент.