2013 елның 28 сентябрендә Татарстан Республикасы башкарма хакимият органнары аппаратлары һәм Татарстан Республикасы дәүләт органнары хезмәткәрләре арасында узган Спартакиадада мини-футбол уеннары үтте.
ТРАвыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгы командасы составында Татарстан Республикасы авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрының терлекчелек буенча урынбасары Нәҗиб Хаҗипов та бар иде.
Әлеге уеннарда 29 команда катнашырга теләк белдергән. Алар турнирның регламенты буенча сигез группага бүленеп үзара көч сынашты.
ТР Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгы командасы ТР Урман хуҗалыгы министрлыгы командасы белән очрашты. Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгы файдасына, нәтиҗә 5:0. Башка уеннарда шул рәвешчә сынатмады алар. Ни бары ТР Прокуратурасына җиңелеп икенче урынны яулады.
Барлык җиңүчеләргә дә диплом һәм истәлекле бүләкләр тапшырылды.