Чүпрәле районында терлекчелек тармагын үстерү мәсьәләләренә багышланган укулар үтте

2013 елның 4 октябре, җомга

Чүпрәле муниципаль районының авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек идарәсенең актлар залында хуҗалыклар һәм агрофирма филиаллары җитәкчеләре, зоотехниклары һәм ветеринария белгечләре катнашында үткәрелгән киңәшмә-укуда да сүз, нигездә, терлекчелек тармагын үстерү мәсьәләләренә багышланган иде. Киңәшмә-уку эшендә район башлыгы Александр Шадриков, район авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек идарәсе начальнигы Ирек Мөхәммәтҗанов һәм Н.Э.Бауман исемендәге Казан дәүләт ветеринария медицинасы академиясе профессоры Наил Сафиуллин катнашты.

Залда утыручы хуҗалык җитәкчеләре һәм терлекчелек белгечләре алдында Наил Сафиуллин чыгыш ясап, бүгенге көндә терлекчелек тармагын үстерү өчен дөрес алымнарын кулланып эшләү һәм бар эшне дә дөрес оештырганда югары уңышка ирешү мөмкинлекләренә тукталды.

Үзенең чыгышында ул, шулай ук, сыер саву операторларының һөнәри осталыкларын, квалификацияләрен даими күтәрү өстендә эш алып баруның мөһимлеген ассызыклады. Беренчегә бозауларга тиешле таналарга бозаулар алдыннан ук җиленнәренә массаж ясап, савуга күнектерә башлау кирәклеген дә әйтте.

– Сыер саву да һөнәри осталык таләп итә. Шуннан чыгып, сыерлар арасында авыруларны, аеруча мастит авыруын 2-3 мәртәбәгә киметергә мөмкин, - диде ул.

Аннан соң ул залда утыручы белгечләргә бозауларга тиешле таналарның җиленнәренә массаж ясау патентын тәкъдим итте һәм аның эшләү ысуллары белән таныштырды, дип хәбәр итә “Туган як” газетасы.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International