Россельхозбанк – Ерак Көнчыгышта зыян күрүчеләргә ярдәмгә килә

2013 елның 8 октябре, сишәмбе

Россельхозбанк  Ерак Көнчыгышта зыян күрүчеләргә ярдәм итү максатыннан махсуз счетлар булдырды. Биредә кемнәрнең ярдәм итәсе килә, шулар үз өлешләрен кертә алачак.

Матди ярдәм иң күп зыян күргән дүрт районда яшәүчеләргә юлланачак. Исегезгә төшерик, Ерак Көнчыгыш төбәкләрендә соңгы ун елда иң көчле су басу булды. Ул Амур өлкәсен, Яһүдләр автономияле өлкәсен һәм Хабаровск краен колачлады.

Ярдәмгә дигән акчаны берничә төрле юл белән күчерергә мөмкин.  Бернечедән, Россельхозбанк карточкасын кулланып банкомат аша. Моның өчен банкомат менюсындагы “Хәйрия” дигән төймәгә басарга һәм регионны күрсәтеп акча күчерергә мөмкин. Шулай ук, акчаны банкның өстәмә офислары аша да җибәреп була.

Россельхозбанк - әлеге өлкәдә зур һәм тырыш хезмәт куеп эшли. Әлеге чараның төп максаты булып - Ерак Көнчыгышта зыян күрүчеләргә киң колачлы ярдәм күрсәтү тора.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International