Быел Татарстанда шикәр чөгендере уңышы яхшы, ләкин аны җыеп алуга бәйле хәл катлаулы. Бу хакта атналык республика киңәшмәсендә ТР Премьер-министры урынбасары – ТР авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры Марат Әхмәтов белдерде.
Аның сүзләренчә, инде 1 млн. т чөгендер җыеп алынган, ләкин тагын 30 мең га тамыразык кырларда.
“Кешеләр һәм техника җәлеп ителгән, ләкин, кызганычка каршы, булагн техника еш кына ватыла. Быел туфрак та авыр. Үткән тәүлектә 1,3 мең га чөгендер алдык. Ул быел нәтиҗәле. Аны сыйфатлы җыеп ала алсак, бөртекле культуралар буенча корылык китергән югалтуларны компенсацияли алачакбыз”, - дип ассызыклады Марат Әхмәтов.
Аның сүзләренчә, заводларга 500 мең т артык шикәр чөгендере тапшырылган, 215 мең т эшкәртелгән, 26 мең т шикәр комы алынган.
Шул ук вакытта Марат Әхмәтов алдагы елларда, зур хезмәт куеп алынган уңышны эшкәртүдә югалтмас өчен, чишү юлларын табарга кирәк, диде.
Татар-информ