Кичә Татарстан Президенты Апас һәм Буа муниципаль районнарында авыл хуҗалыгы культураларын җыеп алу барышы белән танышты. Рөстәм Миңнеханов Буа районының “Ак Барс” агрохолдингы составына керүче “Дружба” агрофирмасы кырында авыл хуҗалыгы берләшмәләре җитәкчеләре белән очрашты. Татарстан Республикасы Премьер-министры урынбасары - авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры Марат Әхмәтов һәм район башлыгы Азат Айзатуллов озатып йөрде.
Рөстәм Миңнеханов беренчел бурычлар турында сөйләгәндә, шикәр чөгендере уңышын тизрәк җыеп алу зарур булуын белдерде.
Хәзер Буа районында аграрийлар шикәр чөгендереннән тыш, кукуруз һәм рапс уңышын җыя. Район авыл хуҗалыгы идарәсе җитәкчесе Радик Даутов сүзләренә караганда, бүгенге көндә районда 8 мең гектар мәйдандагы шикәр чөгендеренең якынча яртысы җыеп алынган. Яңгырлар яву сәбәпле, быел уңыш җыюга соңарып керештеләр, әмма һава шартлары яхшыру эш темпларын тизләтү мөмкинлеге бирде. Район авыл хуҗалыгы идарәсе җитәкчесе билгеләп үткәнчә, әгәр яңгыр яумаса, уңышны 15-20 көндә җыеп алу планлаштырыла.
Радик Даутов сүзләренә караганда, хуҗалыкларның төп проблемасы – ягулык-майлау материалларына кытлык кичерүе. Җәй уңышны җыеп алу өчен резервка ташламалы бәядән калган ягулык беткән һәм район хуҗалыкларына уңышны җыеп бетерү өчен ташламалы бәядән 350-400 тонна дизель ягулыгы кирәк. Авыл хуҗалыгы берләшмәләре җитәкчеләре ТР Президентына шул мәсьәлә буенча мөрәҗәгать итте. Республика башлыгы аграрийларны якын арада бу проблема хәл ителәчәк дип ышандырды.
“Быел шикәр чөгендере уңышы бик яхшы. Әлбәттә, техника һәм ягулык-майлау материаллары буенча проблемалар бардыр, әмма алар хәл ителәчәк. Иң мөһиме, һава шартларының яхшы булуы. Әгәр ул яхшы булса, 15-20 көндә уңышны җыеп алуны төгәлләргә һәм шикәр заводларына озату зарур”, - диде Рөстәм Миңнеханов журналистларның сорауларына җавап биреп. Ул һава шартлары көзге культуралар өчен уңай дип белдерде. “Әлегә барысы да план буенча бара”, дип ассызыклады ТР Президенты.
Татар-информ