Узган атнада Азнакай районында авыл хезмәтчәннәрен хөрмәтләү тантанасы булды. Тантанада ТР Премьер-министры урынбасары - авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры Марат Әхмәтов, ТР Дәүләт Советы комитеты рәисе урынбасары Василий Логинов, “Татнефть” ААҖ профком рәисе Гомәр Яруллин, ТР буенча “Рәсәй авыл хуҗалыгы үзәге” ФДБУ җитәкчесе Таһир Һадиев һәм башка күренекле кунаклар катнашты.
Россия Федерациясе Авыл хуҗалыгы министрлыгының Ветеринария департаментындагы эшче төркемнең ветеринария өлкәсендәге норматив хокукый базаны наркотик чараларны һәм психотроп дару чараларын ветеринариядә куллану әйләнеше өлешендә камилләштерү мәсьәләләре буенча беренче утырышы булды.
Татарстанда шәхси хуҗалыклар һәм КФХ ел саен миллионга якын тавык алачак. ТР Мөслим һәм Тукай районнары фермерлары йомырка сала торган тавыклар үстерә башлый. Бу хакта ТР Фермерлары һәм крестьян хуҗалыклары ассоциациясе хәбәр итте.
Бүген ТР Премьер-министры урынбасары – авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры Марат Әхмәтов «Казан» Агросәнәгать паркында «Татпотребсоюз»ның структур бүлекләре оештырган авыл хуҗалыгы ярминкәсен тикшерде.
Татарстан Республикасында 185 мең т шикәр җитештерү көтелә, бүгенгә 80 мең т продукция җитештерелгән. Бу хакта ТР Хөкүмәте Йортындагы киңәшмәдә ТР Премьер-министры урынбасары – авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры Марат Әхмәтов хәбәр итте.
Чарада ТР Премьер-министры урынбасары – ТР авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры Марат Әхмәтов, аның урынбасарлары, ТР авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек идарәләре җитәкчеләре, инвестицион компанияләр җитәкчеләре, авыл хуҗалыгы оешмалары вәкилләре катнашты.
Зәй муниципаль районында урып-җыю эшләре тәмамлануга бара, хәзер авыл хуҗалыгы техникаларын кышка әзерләүгә куяр чак җитте. Районда авыл хуҗалыгы техникасын үз вакытында һәм сыйфатлы итеп сакларга куюга аеруча игътибар ителә.
Татарстанда 41,2 мең гектарда шикәр чөгендере җыеп алынган, бу гомуми күләмнең 72 % дигән сүз. Авыл хуҗалыгы җитештерүчеләренә тагын 14 мең гектардан татлы тамыразыкны җыеп аласы калды, кырда эш тәүлек буе бара. Бу хакта ТР Хөкүмәт йортында узган киңәшмәдә ТР авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрының беренче урынбасары Минсәгыйрь Нуртдинов белдерде.
Кайбыч муниципаль районы агрофирмаларында шикәр чөгендере алу оешкан төстә бара. Көннәр яңгырлы булуга карамастан, басуларда эшнең тукталып торганы юк.
Агымдагы елның 22-24 октябрь көннәрендә Алтай өлкәсенең Барнаул шәһәрендә авыл яшьләренең V Бөтенроссия слёты узачак. Әлеге ел саен оештырылып килүче чарада авыл яшьләре илнең яңа аграр технологияләре белән таныша алачак. Слётның төп максаты булып тәҗрибә уртаклашу, кече һәм урта эшмәкәрлектә килеп туган проблемага анализ ясау, нәтиҗәләр белән уртаклашу, шулай ук яшьләргә әлеге өлкәдә беренче адымнарында ярдәм итү тора.